Барлык яңалыклар
Шигърият
19 июнь 2019, 01:58

САБАНТУЙГА МӘДХИЯ

САБАНТУЙГА МӘДХИЯ
Рәзиф Әдһәм улы Зөбәеров Борай районының Әҗәк авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәп тәмамлаганнан соң Уфада һөнәри училищеда белем ала. Хәрби хезмәттән кайткач Агыйдел, Бөре, Пермь шәһәрләрендә төрле вазыйфаларда эшли. Бүгенге көндә Уфада хезмәт итә.
Беренче шигырьләрен матбугатка Марат Кәбиров тәкъдим итә. Бүгенге көндә Башкортстанның татар һәм башкорт гәзит-журналларында даими басылып килә.
Иҗатына миллилек хас. Аның сүзләренә дистәдән артык җыр да иҗат ителгән. 2006 елда Яр Чаллыда үткән “Туган тел” төбәкара җыр конкурсы финалисты, агымдагы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреаты булды.
Мөнир ВАФИН.
Сабантуйда
Сабантуйлар –
Халкыбызның иң борынгы җыены.
Кемне генә дәртләндерми
Милли җыры, уены?
Йомырка кабып йөгерү
Үзенә күрә кызык.
Йомырка кашыктан төшсә,
Каласың артта торып.
Күзне бәйләп чүлмәкләргә
Кизәнеп бер сугасың,
Ник чүлмәк озак ватылмый?
Как җиргә эләгәсең.
Чәмләнеп кизәнәсең син,
Җирләр генә чыдасын.
Берүк имәннән юнылган
Күсәк кенә сынмасын.
Көянтәләп су ташыйлар
Безнең чая сылулар.
Бүләкле урын яулыйлар
Җитез, сакчыл, сулылар.
Кайсыбер егетләр бүген
Кәләшләрен сыныйлар.
Апалар һәм җиңгәчәләр
Авыз ачып тормыйлар.
Кыек багана очына
Көзге әтәч элгәннәр,
Әйтерсең лә ир-атларның
Холыкларын белгәннәр.
Милли көрәш тастымаллы,
Чиккән сөлгеле икән.
Былтыргы батыр калырмы,
Әллә җиңелер микән?
Бүләккә дигән тәкәбез,
Эре мөгезле, калын.
Ялгыш ычкынып китмәсен,
Карашы текә, салкын.
Ат чабышы әллә күпме
Адреналин өсти канга.
“Әйдә", “Давай, ку атыңны!”
Давыллар куба җанда.
Беренче килгән атлар бар...
Дөп тә дөп тибә йөрәк.
Азакта калган малга да
Онытылмасын бүләк.
Гарьлегеннән күпме атлар
Егылып киткән кинәт?
Мөлдерәп карый күзләргә,
Барысын аңлый, димәк.
Мәйданда кызганнан-кыза
Капчык тотып сугышу.
Аякны аякка терәп,
Бар аркан да тартышу!
Кайсыларын ымсындыра
Капчык киеп ярышу.
Үзе дә мәрәкә бит ул,
Йомшак үләнгә төшү.
Туп уйныйлар тирләп-пешеп,
Чөяләр, йә тибәләр.
Болар волейбол-футболны
Якынрак шул күрәләр.
Вакытлыча азарт кергәч,
Онытыла бичәләр.
Ә бичәләр сагыз чәйнәп,
Минералка эчәләр.
Туры баганага менгәч,
Максатыңа җитәрсең.
Ышкылып тәнең кызмаска,
Алдан шәп май сөртәсең.
Ике потлы герләрне дә
Ир-егетләр чөяләр.
Сөйгәннәре, хатыннары
Йодрык кысып көяләр.
Җепкә бүләкләр тезелгән
Кулда кайчы – күз ябык.
Үзеңә язган бүләкне
Була бит кисеп алып.
Безне ипекәйле иткән
Игенчеләргә сәлам!
Курай-тальян моңнарыннан
Көнләшсен бөтен галәм!
Сафлансын калебләребез,
Сөенсен гелән адәм!
Сабантуй – сабан, тургайлы,
Безнең иң матур бәйрәм,
Безнең иң чагу бәйрәм!!!
Рәзиф ЗӨБӘЕРОВ,
Уфа.
Читайте нас: