Барлык яңалыклар
Шигърият
18 июнь 2019, 00:27

Люция ӘБЛИЕВА

Люция ӘБЛИЕВА
Шигърият бәйгесендә өченче урынны алган Люция ӘБЛИЕВАны “Хәзинә-Тур” компаниясе җитәкчесе Комил СИРАҖЕТДИНОВ Казанга сәфәр сертификаты белән бүләкләде. Бу аның иганәче буларак чираттагы изге эшләренең берсе.
ХӘЕРЛЕ ЮЛ ТЕЛӘП ОЗАТТЫМ
Мин үземә тиңне эзлим диеп,
Китеп барган булдың янымнан.
Ышанасы килми, ничек шулай,
Алып ташлый алдың җаныңнан?
Тау ишелсә, түзгән булыр идем,
Гамьсез күз карашың көйдерә.
Куллар гына кулда булган икән,
Хыялларың – әллә кемнәрдә.
Күпләр арасыннан сине сайлап,
Кадерләдем йөрәк түрендә.
Мәхәббәттән калды аҗаганнар
Уйнар өчен тормыш күгемдә.
Татлы, нурлы хисләр җемелдәве
Ераклашыр берчак күңелдән.
Очратырмын мин дә үз ярымны
Сөелермен мин дә тиңемнән.
Төшем итеп кенә калдырырмын,
Кичерермен, чөнки яраттым.
…Ак төтенен болгап поезд үтте,
Хәерле юл теләп озаттым.
ӘЛДӘ ВУЛКАН БУЛМАГАНМЫН
Әлдә вулкан булмаганмын,
Көн дә атылыр идем.
Ут белән тулы күңелгә
Җирне батырыр идем.
Әлдә вулкан булмаганмын,
Кеше булып туганмын.
Моң-зарларны түкми-чәчми
Эчләремә җыйганмын.
Бер казанга өеләләр –
Йөкләрем шәлкем-шәлкем.
Хәер, вулкан булсам да мин,
Атылмас идем… бәлкем.
Читайте нас: