Барлык яңалыклар
Шигърият
18 июнь 2019, 00:20

Безнекеләр булдыра!

Безнекеләр булдыра!
“Өмет” республика татар яшьләре гәзите Наҗар Нәҗми һәм Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби бәйгегә йомгак ясады. Бу бәйге ел ярым дәвам итте, анда 80гә якын әсәр катнашты. Аларның авторлары псевдоним белән чыгыш ясады. Җиңүчеләр – “Тулпар” журналының даими авторлары Нурлан Ганиев, Заһит Мурсиев, Зәйфә Салихова һәм Люция Әблиева. Бәяләмә төркемендә “Тулпар”ның проза һәм шигърят бүлеге мөхәррирләре Дилбәр Сөләйманова белән Мөнир Вафин эшләде.
Нурлан ГАНИЕВ
* * *
Ашыгып яшәлә бу гомер,
Ашыгып үтелә юллары.
Көннән-көн һаман да тиз(е)рәк
Сүтелә гомернең йомгагы.
Өзенеп-йолкынып чабабыз,
Әйләнеп карарга юк чара.
"Исәнме!" диюгә баш кагам –
Гафу ит, дускаем, эш кала.
Кабалан-кабалан – бер үк көй,
Көне шул, төне шул, елы шул.
Читләштек туганнан, кардәштән,
Кайда ул берләшү, елышу?
Гарасат та зыян салмый тынмый,
Хәерлегә булсын чабулар.
Шул давылдан җитез булыр өчен
Тырышулар бездә бар бугай.
Ашыгып яшибез бу җирдә,
Кабалан мал-мөлкәт җыябыз.
Баксаң бит, мәңгелек алдында
Төенчек – туплаган дөньябыз.
Ашыгып яшәлә бу гомер,
Күрмичә көннәрен, елларын.
...Мең уйлы башымны кушучлап
Ашыкмый, тынычлап еладым...
* * *
Зур суларда дулкын биек була,
Киң канатлар оча югары.
Ай-кояшка тузан күтәрелми –
Купкан җирдә кала ул бары.
Киң күңелгә дөнья тар түгел ул –
Сыя ала анда бар галәм.
Гомер буе әрнеп яшәр өчен
Җитә икән ялгыш бер гамәл.
Кара уйлар төнлә генә тумый –
Уйларыңнан курык, онытма:
Кояш җылытмаса әгәр җирне,
Булмас иде кара болыт та...
Диңгезләрдә дулкын биек куба –
Күлләрнең ул керми төшенә.
Ни кызганыч, яшәү мәгънәсенә
Кеше соңлап кына төшенә...
Читайте нас: