Барлык яңалыклар
Шигърият
16 июнь 2019, 17:48

Марат КӘБИРОВ. ШЫГЫР-ШЫГЫР

Һәр әдәбиятта диярлек “эротик поэзия” дигән жанр формасы бар. Татар әдәбиятында ул XIX гасырның беренче яртысында Габделҗаббар Кандалый иҗатында чәчәк ата. Аның “Шәфгый”, “Фәрхи”, “Сәхибҗамал”, “Мәгъшукнамә” кебек әсәрләре җир кызының матурлыгына дан җырлый, егет һәм кыз, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен барлык нечкәлекләре белән тасвирлый. Биредә бернинди дорфалык, вульгарлык юк, бары тик шагыйрьнең сөйгәннәренә карата хисләре генә урын ала.Кандалый мулла була, ләкин, ул чор карашлары буенча да, хәтта бүген дә, аны сәер мулла дип атарга мөмкин. Ул бертуктаусыз хатын алыштыра, җомга вәгазьләре вакытында сөйгән кызларына атап язылган шигырьләрен укый, хәмердән дә авыз иткәли. Кыскасы, халык арасында аның абруе бераз шикле була. Кыскасы, аны мулладан бигрәк, шагыйрь булган, дигән фикергә килергә мөмкин.Күрәсең, шуңа күрәдер дә, үзе үлгәч, биш яктан биш хатыны җыелып, аның бөтен әйберен, шул исәптән шигырьләрен дә, урам уртасына алып чыгып, учакта яндыралар. Яндыруын яндыралар, ләкин аңламыйлар: аларның исемнәрен үз әсәрләренә кертеп, тарихта калдыручы нәкъ Габделҗаббар Кандалый була бит! Югыйсә, бүген без алар турында бөтенләй белмәс идек!1990 еллар башында эротик поэзия татар әдәбиятында янә җанланыш кичерде. Аның иң югары үрнәге дип, ул вакытта 22 яшьлек Марат КӘБИРОВ атлы егет язган “Шыгыр-шыгыр” шигырен атарга кирәк. Анда бөтен нәрсә дә бар: ярсу хисләр дә, тормыш фәлсәфәсе дә, нечкә юмор да, лирик җылылык та... Иң мөһиме – анда мәхәббәт хисләре белән тулы олы ЙӨРӘК бар. Шигырьдәге вакыйгалар, хис-кичерешләр студент тулай торагында яшәп караган һәркемгә таныштыр, дип уйлыйм. Хәер, күп сүз китапка яхшы, үзегез укыгыз!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Һәр әдәбиятта диярлек “эротик поэзия” дигән жанр формасы бар. Татар әдәбиятында ул XIX гасырның беренче яртысында Габделҗаббар Кандалый иҗатында чәчәк ата. Аның “Шәфгый”, “Фәрхи”, “Сәхибҗамал”, “Мәгъшукнамә” кебек әсәрләре җир кызының матурлыгына дан җырлый, егет һәм кыз, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен барлык нечкәлекләре белән тасвирлый. Биредә бернинди дорфалык, вульгарлык юк, бары тик шагыйрьнең сөйгәннәренә карата хисләре генә урын ала.Кандалый мулла була, ләкин, ул чор карашлары буенча да, хәтта бүген дә, аны сәер мулла дип атарга мөмкин. Ул бертуктаусыз хатын алыштыра, җомга вәгазьләре вакытында сөйгән кызларына атап язылган шигырьләрен укый, хәмердән дә авыз иткәли. Кыскасы, халык арасында аның абруе бераз шикле була. Кыскасы, аны мулладан бигрәк, шагыйрь булган, дигән фикергә килергә мөмкин.Күрәсең, шуңа күрәдер дә, үзе үлгәч, биш яктан биш хатыны җыелып, аның бөтен әйберен, шул исәптән шигырьләрен дә, урам уртасына алып чыгып, учакта яндыралар. Яндыруын яндыралар, ләкин аңламыйлар: аларның исемнәрен үз әсәрләренә кертеп, тарихта калдыручы нәкъ Габделҗаббар Кандалый була бит! Югыйсә, бүген без алар турында бөтенләй белмәс идек!1990 еллар башында эротик поэзия татар әдәбиятында янә җанланыш кичерде. Аның иң югары үрнәге дип, ул вакытта 22 яшьлек Марат КӘБИРОВ атлы егет язган “Шыгыр-шыгыр” шигырен атарга кирәк. Анда бөтен нәрсә дә бар: ярсу хисләр дә, тормыш фәлсәфәсе дә, нечкә юмор да, лирик җылылык та... Иң мөһиме – анда мәхәббәт хисләре белән тулы олы ЙӨРӘК бар. Шигырьдәге вакыйгалар, хис-кичерешләр студент тулай торагында яшәп караган һәркемгә таныштыр, дип уйлыйм. Хәер, күп сүз китапка яхшы, үзегез укыгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Марат КӘБИРОВ.
ШЫГЫР-ШЫГЫР.
Тулай торак.
Бүлмәдә тын
Бары дуслар юкта гына.
Күршеләрдән яшерен сер юк —
Стеналар юка гына.
Юка гына стена аша
Бер карават суза шәп җыр:
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр,
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр.
(Күрше кызын җәлләп куям,
Анаң, мескен, күрсә диеп;
Егетен дә әрләп куям,
Түзебрәк йөрсә, диеп)!
Ташны ярып чыккан моңдай
Җыр яңгырый стена аша.
Һәм кушыла аңа икәү,
Ыңгыраша-ыңгыраша.
Дөньялары фанидыр ла,
Ул барыбер бетәседер...
Бу квартет— мәхәббәтнең
Иң югары нөктәседер.
Әй, карават, синең дә бит
Бик җиңелдән түгел эшең —
Җырлый-җырлый изеләсең
Ятлар рәхәт чиксен өчен.
Тик барыбер бәхетлесең,
Күк катында синең урын.
Синнән дә шәп җырлый алмый
Бер шагыйрь дә сөю җырын.
Шыгыр-шыгыр...
Вакыт эри...
Һәм көчәя җыр тагы да.
...Монда чыга күрмә, күрше,
Стеналар юка гына.
1992, 18 март
Читайте нас: