Барлык яңалыклар
Шигърият
14 июнь 2019, 17:43

САБАНТУЙГА КАЙТТЫМ

Ләйсән КӘШФИ
САБАНТУЙГА КАЙТТЫМ
Сабантуйга кайту – зур бәхеттер,
Кайтыр нигез барда кайтыгыз.
Балачакның җырлы бу бәйрәмен
Сагынмый соң өзелеп кайсыбыз?
Сабый чакны эзләп мин дә кайттым,
Болыныма кайттым, яшь чакка.
Ялкын өстәр өчен тормышыма
Яшь чакларда яккан учактан.
Их,
Яшьтәшләр дә үзгәргәннәр инде,
Ә шулай да нинди якыннар.
“Тәфтиләү”ләр кебек мәңгелек җыр
Язар идем алар хакында.
Ә яшьләрне танымыйм да хәзер,
Кай арада үсеп җиткәннәр.
Кичен бергә йөргән иптәшләрне
Хәзер әби-бабай иткәннәр.
Бик күпләрне мин юксынам бүген,
Күренмиләр кайбер дуслар да.
Ә Вәсилә әби йөри әнә,
Йөз яшьтә дә йөрер, иншалла.
Шау-гөр килә бәйрәм,
Ә мин җүләр
Балачакның эзлим эзләрен.
Сабантуйдан сабантуйга яшәп,
Гомер үткәнен дә сизмәдем.
Читайте нас: