Барлык яңалыклар
Шигърият
12 июнь 2019, 22:55

ХАТА

Илүсә ИСМӘГЫЙЛОВА
ХАТА
Дурак учится на своих ошибках,
а умный – на чужих.
Урыс мәкале
Бик акыллы була алмадым:
Хата өстендә хата...
Әле ясыйсылары да
Кайдадыр көтеп ята.
Юләр дә түгелмен кебек:
Сәләтле, ди, белгәннәр,
Мин менәсе үргә генә
Бүтәннәр үрләгәннәр...
Заман калыбына сыймас
Сәләтең кирәк түгел,
Яраклашу дигән “сәләт”
Таләп ителә бүген.
Бар “хатам”ны аңласам да
Төзәтү мөмкинме соң?!
Хистән яралган күңелне
Үзгәртергә инде соң...
Бик акыллы булып булмас,
Ясалыр тагын “хата”.
...Мондый илне үз илем дип
Яшәүләр дә бит хата...
Читайте нас: