Барлык яңалыклар
Шигърият
12 июнь 2019, 02:15

Айдар МАННАНОВ

Айдар МАННАНОВ
* * *
Тырышып асфальт салалар
Авылым урамында.
Күршеләр белән шул хәлне
Күзәтеп торам монда.
Такыр юллар кирәк ансы.
Прогресс белә нишләрен.
Тик, асфальт астында кала
Тәпи баскан эзләрем.
...Кызышып асфальт җәяләр –
Бәгырьне өшетерлек.
Күзләремдә кайнар яшем –
Асфальтны эретерлек...