Барлык яңалыклар
Шигърият
30 Май 2019, 00:19

Күренекле башкорт шагыйрәсе Тамара Ганиевага “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде.

Күренекле башкорт шагыйрәсе Тамара Ганиевага “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде.
Тамара Ганиеваны халык һәм каләмдәшләре бу исемгә күптән лаек дип исәпләүгә карамастан, туры сүзе, кыю чыгышлары өчен аңа бу исем моңа кадәр бирелми килде. Республика җитәкчесе үзгәрү гаделлеккә юл ачты.
Тамара Ганиева 1951 елның 20 июнендә Башкортстанның Куергазы районы Киньябай авылында туган. Сигезьеллык мәктәптән соң Салават педагогия училищесында белем ала. Аннан соң укуын Стәрлетамак педагогия институтында дәвам итә. Мәктәпләрдә, Стәрлетамак шәһәрендә мәдәният техникумында укыта. Республика телерадиокомитетында, “Агыйзел” журналында эшли. Рәми Гарипов (1998), Фатих Кәрим исемендәге (2004), Баязит Бикбай исемендәге премия лауреаты (2013). Мәхмүт Кашгари исемендәге Халыкара хикәяләр конкурсы лауреаты (2014). Башҡорт теленә иң яхшы художестволы тәрҗемә өчен “Сүзләрне бәйләүче җеп” Бөтенрусия әдәби премиясе лауреаты (2016).
Дистәдән артык китап авторы.
Тамара ГАНИЕВА
ШАГЫЙРЬ БАШЫМНЫ САТАМ
Суындым инде мәйданнан,
Җанымда дау басылды.
Хәзер чыгам да базарга
Сатам шагыйрь башымны.
Сәүдәгәрләр текә үтә:
Коры баш кемгә кирәк?
Кул юа торган кул кыйммәт
Һәм арка – күндәм терәк.
Элекке дус сынап-сынап
Текәп карый башыма.
– Эшкә ярый,
Бик булмаса,
Эләрсең түр башына.
Кул селти дә ары китә:
– Акылың алтын икән,
Әйтерсең, түргә эләргә
Синнән затлырак беткән.
Хакимдарләр йөзен чыта,
Дөмбәсләп карый арттан.
Суыналар.
– Рәт чыкмас ул,
Иелми торган баштан.
Теле дә озын күренә.
Һавалы килеп торып.
Базарның ямен җибәрә,
Юкмы ни шуңа корык?
Күңелем гарьләнеп үкси,
Бот чабып көлә базар.
Кайда алып олагыйм соң?
Әй, башым, үтмәс товар.
Читайте нас: