Барлык яңалыклар
Шигърият
22 Май 2019, 00:57

Яз җиттеме – чир эләгә

КЫЗЫК-МЫЗЫК
Айдар МАННАНОВ
ЧИРЛӘР
Яз җиттеме – чир эләгә,
Чыланып ботинкалар.
Һәр тарафта сагалыйлар
Вирус йә бациллалар.
Гриппның гына ничә төре –
Ул тавык, дуңгызныкы...
Ә бер дуска ияләшкән
Сирәге – сарыкныкы.
Беркөн булдык зоопаркта
Икәүләп онык белән.
Онык алдында кыланып,
Күрештем маймыл белән.
Кичен “скорый” чакыртканнар,
Бәйләнгәнмен “сестрага”.
Күрше-күлән көч-хәл белән
Төшергән ди люстрадан.
Ике доза укол салгач
Теге... йомшак җиремә,
Диагнозын әйткән табиб:
“Охшаш маймыл чиренә”.
Хастаханәдә ятмадым,
Тынгысыз холык белән.
Өйдә генә дәваланам
Шаярып онык белән.
* * *
Без бәләкәй чакларда
Сикереп мендек атларга.
Күрше кызы бигрәк чибәр –
Җибәрмибез ятларга.
Халык җыры
Арзан иде хаклар да
Без бәләкәй чакларда.
Күрше кызлары тәтеде
“Жигули”лы ятларга.
Тугры булып калалмадык
Ул чактагы антларга.
Тал чыбыгы иде безнең
Менеп чапкан атлар да.
Юллар төшеп кайткан саен
Туып үскән якларга,
Сикереп менәселәр килә
Утлап йөргән атларга.
Сикереп менәселәр дә,
Куалап чаптар атларны,
Тилелек кыласы килә
Үтәр өчен антларны.
Тик булмый шул, чөнки хатын
Чәчеп тора зәһәрен.
Без урлыйсы күрше кызлар
Әби булган, каһәрең.
Читайте нас: