Барлык яңалыклар
Шигърият
15 Май 2019, 12:24

Халык шагыйре Марат КӘРИМОВтан күчтәнәч

Халык шагыйре Марат КӘРИМОВтан шигъри күчтәнәч
ҮПКӘ
Баш заманы булган элек,
Булган да беткән инде.
Хәзер аның урынына
Аяк заманы килде.
Туп тибүче егетләрне
Күкләргә күтәрәләр,
Алар илнең герое, дип
Исләрне китәрәләр.
Сәхнәләрдә сикеренгөн
«Йолдызлар»га бак кына:
Адәм рәтле моңнары юк,
Бар шәрә аяк кына.
Кешечә дә сөйләшү юк,
Ул чаклар узды, дибез,
«Вафат булды», – дип әйтмибез,
«Ул аяк сузды», – дибез.
Җәмгыятькә уйландырыр
Әдәби сүз нәрсәгә?
Фикерләүләр, баш ватулар
Кирәк түгел кемсәгә.
Үпкәсе бар, шуны күреп,
Шигырь язган Маратның:
– Ходай, нигә мине аяк
Заманында яраттың?
КУШ КУЛЛАП
Һич йөрмәдем башкалардай
Юк гаделлекне юллап.
Түрә күрсәм, бөгелә-сыгыла
Күрештем тик кушкуллап.
Араларына алдылар,
Мин тормадым күп уйлап.
Төшемле җирдә эшләргә
Риза булдым кушкуллап.
Инде көләм яшәү рәтен
Белмәүчене мыскыллап.
Сыңар кулга күп эләкми,
Ришвәт алам кушкуллап.
Читайте нас: