Барлык яңалыклар
Шигърият
8 Май 2019, 13:46

ТУЛАЙ ТОРАКТА

...Фани дөнья – зур бер тулай торак,
Ә мин шунда ... ялгыз таракан...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
Уңда күрше... Сулда күрше...
Калса да инде ерак,
Хәтердә яшьлек еллары,
Хәтердә тулай торак.
Фатир алып яшәп ятам.
Карап куям аптырап:
Аста фатир, өстә фатир...
Йорт та бит – тулай торак!
Урамнарны урыйм – йортлар
Берсеннән берсе зуррак.
Анда да йорт, монда да йорт:
Шәһәр бит – тулай торак!
Сәфәр чыктым. Юллар йөреп,
Дөньяны кайттым урап.
Уңда дәүләт, сулда дәүләт:
Җир Шары – тулай торак...
Читайте нас: