Барлык яңалыклар
Шигърият
26 апрель 2019, 10:44

ТУКАЙ ҮПКӘСЕ

Бүген бөек Тукаебыз туган көн!Җаннар айкый торган Тукай тавышыКая гына барып җитмәгән!Кыйтгаларны, гасырларны кичкән,Чыкса да ул ертык үпкәдән.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
ТУКАЙ ҮПКӘСЕ
Бәгъзе кемдер әйтте:
“Тукай булган
Чахоткалы, черек үпкәле.
Шуңа күрә аның тавышы да
Үз яныннан ерак китмәде”.
Юк, алдама!
Һәрбер шигыреннән
Ишетелә Тукай тавышы.
Бу тавышта – чал кылганнар моңы,
Бу тавышта – халкым сагышы.
Бу тавышта яңрый Кол Шәрифнең
Соңгы тапкыр әйткән азаны:
“И, Ходаем, берүк чит-ятларга
Калдырмачы газиз Казанны!”
Бу тавышка сыйган татарымның
Данлы-зарлы ерак үткәне.
...Шул үткәннәр канлы ярчык булып,
Тишеп үткән, ахры, үпкәне.
Җаннар айкый торган Тукай тавышы
Кая гына барып җитмәгән!
Кыйтгаларны, гасырларны кичкән,
Чыкса да ул ертык үпкәдән.
...Ә без бүген ике күзле килеш
Борыннардан ары күрмибез.
Колаклар бар, ләкин ишетмибез;
Аяклар бар, ләкин йөрмибез.
Җырларына халык зарын салган
Шагыйрьләрне өзелеп көтәбез.
...Тавышыбыз яныбыздан китми –
Таза микән безнең үпкәбез?
Читайте нас: