Барлык яңалыклар
Шигърият
25 апрель 2019, 23:04

Бүген Халисә МӨДӘРИСОВАның туган көне

Халисә МӨДӘРИСОВА
Халисә Сәгыйть кызы Мөдәрисова 1953 елның 25 апрелендә Ишембай шәһәрендә дөньяга килгән. Балачагы Башкортстанның Иглин районында үтә. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң укытучы, мәктәп директоры булып эшли, соңыннан Нуриман район хакимиятендә төрле җаваплы вазыйфалар башкара, мәдәният бүлеген җитәкли.
Татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән “Көмеш дага”, “Җәй уртасы”, “Балан”, “Былтыргы көз”, "Бәйге хакы” ,“Шәмәхә төн ” исемле китаплар авторы. Соңгы елларда проза һәм драматургия өлкәсен дә үз итә. 2012 елда Башкорт дәүләт академия драма театры аның “Бәйге хакы” повесте буенча эшләнгән “Бәхет хакы" дигән пьесасын уңышлы сәхнәләштерде.
МИН – ХАТЫН-КЫЗ
Мин – хатын-кыз, әле шундый чагым:
Җырлы чагым, моңлы, бәһалы,
Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә,
Әйтерсең лә бәллүр аһәңе.
Мин – хатын-кыз, усал кагылмагыз,
Фани дөнья сезгә тар кебек.
Саксыз сүздән күңел кителмәсен
Яшен кискән яшел тал кебек.
Тупаслыктан мин каралам, көям,
Усалланам, нигә ул сезгә?
Ир булыгыз, мин хатын-кыз булыйм,
Әйләндермәгезче әрсезгә.
Мин – хатын-кыз, кадер белгән өчен
Тугрылыкка җанын тапшырган.
Сөю белән мин яхшырак булам,
Матурырак булам, яктырам.
Ачы телләр, пычрак уйлар белән
Кагылмагыз – күңел чаң кебек.
Мин – хатын-кыз, бары яратыгыз,
Минем вакыт кыска – таң кебек...
Читайте нас: