Барлык яңалыклар
Шигърият
18 апрель 2019, 22:37

АЛЛО, ТУКАЙ?!

АЛЛО, ТУКАЙ?!
Уфада “Нур” театры каршында
Тукайга һәйкәл ачылганын ишеткәч
Саумы, Тукай?!
Яхшы хәбәр килде,
Сиңа шалтыратам, кабул ит!
Вакытыңны әгәр сарыф итсәм,
Мин юләрне, әйдә, гафу ит.
Алло! Алло!
Тыңлыйсыңмы, Тукай?!
(Элемтәсе начар, өзелә).
Сиңа, Тукай,
Уфа уртасында
Күптән көткән һәйкәл төзелде.
Синең белән хат та алышкан юк,
Тик күңелдә һич юк чит күрү.
Бу хәбәрне “кайнар” килеш кенә
Вазыйфамдыр сиңа җиткерү.
Алло... Алло...
Киңәш итче, Тукай,
Ничек теләр идең үзеңчә?
Баскан килеш?
Утырып матурмы?
Икесе дә яхшы, минемчә.
Ялгышамын бугай,
Безнең фикерләргә
Һич кенә дә мыек бормыйлар.
Утырыпмы, басыпмы яхшырак,
Синнән-миннән сорап тормыйлар.
Син болай да күркәм инде алай,
Какчалыкка һичкем җитәлми.
Какча сынга, мәрмәр ташлары да,
Беләсеңдер, бик күп кирәкми.
Алло... Алло?!
Ишетәмсең, Тукай?!
Шәп булачак бит әй, минемчә,
“Нур”га диеп тамашага килгән,
– Саумы, Тукай! – дияр үзенчә.
Алло... Алло...
Ишетмисеңмени?
Телефоның, Тукай, “утырган”.
Һәйкәлеңә төзәтмәләр кертсәң,
Хат язып сал!
Көтеп утырам...
Әй мин, исәр!
Нәрсә сөйлим әле,
Хәтер якларыннан уңмаган.
Син “киткәндә” кесә телефоны
Бөтенләй бит әле булмаган.
Шулай, Тукай... Алло?!
Сау булып тор!
Яхшы хәбәр сиңа әйтелде.
Һәйкәлеңне күреп куангачтын
Шалтыратып барсын әйтермен.
Ирек ГАЛИН.
Читайте нас: