Барлык яңалыклар
Шигърият
16 апрель 2019, 19:13

Умырзая – яз хәбәрчесе

Наҗия БАСЫЙРОВА
УМЫРЗАЯ
Кар суларын ярып, салкын чакта,
Бу дөньяга ашыгып яралдың.
Яшәргә дә өлгермәгән идең,
Башың түбән иеп каралдың.
Чүп үлән дә синнән озак яши,
Җәен сине беркем табалмый.
Бар да белә синең киткәнеңне,
Хәтта туй күлмәген салалмый.
Кешеләргә шатлык бирә торган
Син беренче чәчкә бу җирдә.
... Мәхәббәтем кебек кыска гомерең
Озын булсын иде бу җырда.
Читайте нас: