Барлык яңалыклар
Шигърият
9 апрель 2019, 12:27

Рафаил ХАФИЗОВка – 70 яшь

Рафаил Әхмәтгали улы Хафизов 1949 елның 9 апрелендә Башкортостан Республикасы Илеш районының Лена авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, бераз колхозда эшли, киномеханик һөнәрен үзләштереп, авылларда кино күрсәтә. Нефтьчеләр техникумын тәмамлаганнан соң бар гомерен нефть чыгару эшенә багышлый.
Шигырьләрен мәктәп елларында ук яза башлый. Дүрт китап авторы. Әлеге көндә Дүртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итә. “Дулкыннар” әдәби-иҗат түгәрәге белән җитәкчелек итә.
ЭЗЛИМ
Аллы-гөлле чәчәкләргә
Күмелгән дип күк алан,
Көзге көндә яфрак койган
Урманга кереп барам.
Әллә нинди мизгелем бу –
Эзлим сине төшемдә.
Саташаммы? Гомеремнең
Мин соң кайсы төшендә?
Аһ, нидән җанда бу кадәр
Югалту фаҗигасе?!
Хыялдагы сурәтләрнең
Юк ласа табыласы.
Җәем үткән, көзем җиткән,
Егәр кими кояшта.
Ялгышмы? Безнең язмышлар
Аерылган, юл башка.
Көз вакытсыз килмәгәндер –
Әйтерсең лә аңламыйм.
Төш күрдем. Урман юлында
Күрдем сине таңда мин.
Чәчәк эзләдең. Тапмадың.
Яңарды гына ярам.
...Чәчәк эзләп, яфрак койган
Урманга кереп барам.
Читайте нас: