+10 °С
Ясно
Журналга язылу
OK
VK
Telegram
Шигърият
22 Марта 2019, 16:47
Салават Әбүзәровтан шәп шигырь
Добавить в предпочтительные источники Google
Салават ӘБҮЗӘРОВ
* * *
Елгалар хәзер саекты,
Күкләр шундый тәпәш.
Аксакаллы картлары да
Сабый белән яшьтәш.
Бөркетләр дә, еланнар да
Җирдә генә шуа.
Хәтта Гулливерлардан да
Лилипутлар туа.
Тәхетләр дә кечерәйде
Һәм бәләкәй таҗы.
Үз башына үлчәп карый
Аны һәрбер тазы.
Җир шары да учка сыяр, –
Тәти курчак кына.
...Тик үскәннән-үсә бара
Бары корсак кына...
Читайте нас
MAX
вк
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"