Барлык яңалыклар
Шигърият
21 март 2019, 21:19

21 март – Шигърият көне

Шагыйрь – сүз пәйгамбәре...
Марсель ГАЛИЕВ
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
* * *
Шагыйрьләр алар картаймый.
Шагыйрьләр – ара гына.
Вакыт иңсәсенә басып
ял итеп ала гына...
Туксанда да ялганның ул
суга ала яңагына.
Шагыйрьләр пыскый алмыйлар.
Шагыйрьләр – яна гына.
Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА
* * *
Үз энҗемне эзлим һаман,
Көн туса йөрим йөдәп.
Ач, шигърият, серләреңне
Тылсымлы сүзләр өйрәт.
Җәүдәт СӨЛӘЙМАНОВ
* * *
Ник языла озын шигырь,
Яратам бит кыскасын?
Берчак оныгым күрсен дип,
Күңелем карточкасын.
Эльверт ХАМАТША
* * *
Күз яшьләрем ак кәгазьгә тамса,
Хасил була шигъри юлларым.
Мин халкымның кайнар яшь бөртеге,
Теркәүчесе аның моң-зарын.
* * *
Шагыйрь була ала кеше
Янулар аша гына.
Шагыйрь бит ул күктән төшми,
Күкләргә аша гына...
Читайте нас: