Шигърият
18 март 2019, 07:13

Бүген даими авторыбыз, шагыйрә Светлана Васикованың туган көне

Добавить в предпочтительные источники Google
Светлана ВАСИКОВА
ЧЫГЫРЛЫ КОЕ
Чыгырлы тирән коедан
Чибәр кызлар су ала.
Парлы чиләк иңнәрендә,
Егетләр күзләп кала.
Чыгырлы тирән коедан
Сулар ташыдым мин дә.
Капка төбегездән уздым,
Күңелем булгач синдә.
Чыгырлы коеның суы
Һаман телнең тәмендә.
Яшьлегемнең керсез чагы
Истән чыкмый әле дә.
Чыгырлы тирән коены
Күмделәр инде күптән.
Яшьлегемнең шул мизгелен
Сагынып ничә үтәм...
Сагынып ничә үтәм...
Читайте нас