Барлык яңалыклар
Шигърият
12 март 2019, 14:36

Яшьләр тавышы

ЙӨРӘГЕМ
Эх, йөрәгем, нигә сызлыйсың,
Кылларыңа кемнәр кагыла?
Яшәү дәрте тулган язларда
Нигә моңсу көйләр агыла?
Дөнья усал, тормыш кырыс, дип,
Үпкәләргә батып сызлыйсың.
Кайчак куркып калган сабыйдай
Син почмакка кереп сыктыйсың.
Соңгы сүзен әйткән батырдай
Син чыгасың алга алышка.
Һәлак була күрмә, сакла үзең,
Юк бит башка сиңа алмашка.
Берәү генә бит син, бары берәү,
Күпне күргән газиз йөрәгем!
Нәни сабыйсың да, яугирсең дә,
Син тартучы тормыш йөкләрен.
Мең сызлану аша булса да
Матурлыкны күрә беләсең.
Сер саклыйсың икән, аңлыйсың
Артык ачылуның бәласен.
Йөрәккәем, нигә сызлыйсың,
Кылларыңа кемнәр кагыла?!
Дөнья усал, тормыш кырыс шул,
Моңсу көйләр генә агыла...
Эльмира ГАЗИЗОВА.
Читайте нас: