+20 °С
Облачно
Журналга язылу
OK
VK
Telegram
Шигърият
15 Февраля 2019, 18:15
Бүген шагыйрә Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНАның туган көне
ТАТАРНИК
Бездә ул – шайтан таягы.
Урысларда – татарник.
Чәнечкеле булгангамы,
Атаганнар "татар" дип.
Илләр иңләп сибелгән ул,
Чәчкән аны җил-буран.
Ташландык, диеп тормаган:
Һәр җирдә тамырланган.
Чалгылар янап чабалар!
Кыралар! – Кыргый үлән.
Чапсалар да, кырсалар да
Яңарып тора гелән,
Әйтерсең, сихри келәм...
Дәверләр аша үтәмен,
Өмет-дөлделдә җиләм:
...Татарник кына калмасмы
Татар исеме белән?
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"