Барлык яңалыклар
Шигърият
11 февраль 2019, 18:22

Яшьләр иҗаты

Нурлан ГАНИЕВ
БЕР ОЧРАШУ
Безнең икебезгә бер ялгыш бар –
Кадерле һәм татлы ялгыш ул.
Син үзең дә миңа сары сагыш,
Тик син миңа – татлы сагыш ул.
Хисләр өермәсе икебезне
Җиденче кат күккә күтәрде.
Язмыш бүләк иткән шул бер төнне
Сөю кочагында үткәрдек.
Бер-беребезнең кайнар тәннәреннән
Шәрабсыз да башлар әйләнде.
Тәнебез дә шулчак, җаныбыз да
Бер-берсенә ныграк бәйләнде.
Еллар үтте, ләкин шул очрашу
Күңелемдә калды моң булып.
Икебезне бәхетле дә иткән,
Бәхетсез дә иткән төн булып...
Читайте нас: