Барлык яңалыклар
Шигърият
8 февраль 2019, 11:44

ШАГЫЙРЬ КАМИЛ ФАЗЛЫЙГА – 70 ЯШЬ

Камил Нәҗметдин улы ФАЗЛЕТДИНОВ 1949нчы елның 8нче февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Биредә урта белем алганнан соң, Байморза сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта, Бәләбәй шәһәрендә милициядә эшли, Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1970-1975нче елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-урыс бүлеген тәмамлый.Камил Фазлый – бар гомерен мәгарифкә багышлаган шәхес. Озак еллар туган авылында мәктәп директоры булып эшли, “Мәгариф алдынгысы” (1994), “Башкортстанның атказанган укытучысы” (2005) исемнәре белән бүләкләнә. 2006нчы елда "Русиянең иң яхшы укытучылары" конкурсында җиңеп, Русия Федерациясе Президенты премиясенә лаек була. 2017 елда аңа “Бәләбәй районының шәрәфле гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.“Тырыш пионер” дигән беренче шигыре 1963нче елда “Башкортстан пионеры” гәзитендә дөнья күрә. Бүгенге көндә ул — Башкортстанның Ф. Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты (2000), Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге (2005) һәм Язучылар берлеге (1997) әгъзасы. Башкортстан китап нәшриятында аның башкорт һәм татар телләрендә дистәгә якын җыентыгы дөнья күрде.“Тулпар” журналы каләмдәшебезне күркәм юбилее белән ихлас котлый һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар тели!

ӨСӘНГӘ ТӨШӘ ТОМАН
Көн сүрелгәч, нурлы кояш
Таулар артына чумгач,
Үзәннәргә эңгер төшеп,
Тургай моңнары тынгач,
Әллә инде шомыртларның
Хуш исле назын тоеп,
Кыңгыраулы чәчкәләргә
Бөрчек сипкелен коеп,
Кочып алды ал чагылын
Өсәннең куе томан,
Һични күрмим, гүя күзне
Ниндидер сихер буган.
Кемне көтә, әй бу томан,
Уйсулыкларга тулып?
Томан түгел, хәл алырга
Төшкән бер зәңгәр болыт.
Камышлы су нигә әле
Кайнар сагышка талган?
Яр буенда зәңгәр болыт
Йөрәгенә ут салган.
Беләм: хисләр ташар ярсып
Иртәнге нурга кадәр.
...Зәңгәр томан булыр идем,
Өсәнем булсаң әгәр.
САЛ ӘЛЕ, СЫЛУ, ЯУЛЫГЫҢ
Сал әле, сылу, яулыгың,
Пешкән алма йөзләрең.
Гәүһәр йолдызлардан болай
Балкып янган күзләрең.
Сал әле, сылу, яулыгың,
Ансыз сиңа килешә.
Чәчләреңне тибрәтәм дип,
Җилфер-җилфер җил исә.
Сал әле, сылу, яулыгың,
Әбекәйләр ябынсын.
Егетләрнең йөрәгендә
Кызу ялкын кабынсын.
Сал әле, сылу, яулыгың,
Көн чәчкәсе шикелле.
Чәчкә таҗын ачса – гүзәл,
Син – яулыксыз сөйкемле.
ИСТӘ ТОТА БЕЗНЕ ӘНИЛӘР
Истә тота безне әниләр:
Яшәсәк тә ерак-еракта,
Көн дә хатлар килә бу якка,
Кочак-кочак бәхет телиләр.
Истә тота безне әниләр.
Кышкы кичтә оек бәйлиләр –
Нәни кызым кисен, янәсе
(Нәни кызы – бала әннәсе).
Куансыннар, диеп, әниләр
Кич утырып оек бәйлиләр.
Истә тота безне әниләр:
Кайгысында, сагыш, моңында
Уйлый алар безнең турыда.
Онытабыз – үпкәләмиләр,
Истә тота безне әниләр...
ЭЗЛИМ
Әллә ниләр уйлап куйма, сылу,
Алма кебек пеште йөзләрең.
Күзләреңә кереп эзлим мин тик
Әнкәемнең зәңгәр күзләрен.
Зәңгәр күккә, нурлы кояшыма
Рәхмәт әйтеп бетми сүзләрем.
Күрмәкчемен кояш нурларында
Әнкәемнең нурлы күзләрен.
Сукмак буйлап, әнкәемне уйлап,
Эзләп киләм әнкәй эзләрен.
Зәңгәр күлдәй зәңгәр чәчкәләрдән
Табалмыйм һич зәңгәр күзләрен.
Саргаямын сары сагышлардан,
Кем дәвалар сагыш ярасын?
Табалмыймын Җиһан киңлегеннән
Әнкәемнең назлы карашын.
Кошлар киткән якка, кайткан якка –
Кайсы тарафларга бакмадым.
Әнкәй карашыдай иң сөйкемле,
Иң кадерле караш тапмадым.
Зәңгәр күлмәгедәй зәңгәр күзләр...
Йөрәгемдә, әнкәй, син генә.
Зәңгәр күзләреңнең күз карасы
Тик мин генә идем, мин генә...
КҮЗЛӘР
Күрдем мин күзләрнең төрлесен:
Карлыган, зәңгәр күл төслесен,
Гел уйчан, һәрвакыт шаянын,
Хисемне чуалтып алганын...
Еш кына кешеләр серләрен
Яшерә битараф йөзләргә.
Чишәргә теләсәм шул серне –
Эндәшәм эчкерсез күзләргә...
ХЫЯЛ
Кояш офыкка күмелгән,
Көнчыгышта Ай туган.
Күк гөмбәзе бихисап күп
Йолдызлар белән тулган.
Арада бер сөйкемлесе,
Туктаусыз нур койганы,
Мине үзенә каратып,
Яулады бар дөньямны.
Хыялымда янган йолдыз
Атылды беркөн күктән...
Ә мин һаман шуны эзлим.
Әйтерсең йолдыз беткән...
ХУШ БУЛЫГЫЗ, КИЕК КАЗЛАР!
Көз килде, дип хәбәр салды
Җил, тәрәзәне кагып.
Киек казлар күтәрелде
Күлләрдән куәт алып.
Ак каеннар аллы-гөлле
Тәңкәләрен сиптеләр.
Аерылышу авыр, диеп,
Күз яшьләрен түктеләр.
Хуш булыгыз, әй сез, казлар,
Киләсе язга кадәр!
Аерылмас та идем сездән,
Канатым булса әгәр.
ЛӘЙСӘН
Балаларыңның баласы
Балаңнан да сөйкемле.
Онык кайтты сөендереп,
Ләйсән яңгыр шикелле.
Кечкенә генә әле ул,
Нәни генә куллары.
Алларында балкып ята
Якты гомер юллары.
Чибәрләрнең иң чибәре,
Ни генә дип әйтсәң дә.
Бөтенебезнең карашы
Оныккаем Ләйсәндә.
Йөгереп килә каршыга,
Кочакларга иткәндәй.
...Янә китте оныккаем,
Ләйсән яңгыр үткәндәй.
КИЧЕР, ТЕЛЕМ!
Тел һәм милләт үлми, диләр.
Үлә икән, сакламасаң.
Башка бөек милләтләрдәй
Җандай күреп якламасаң.
Латин теле, синме исән?!
Кайда илең, кайда халкың?
Торып калган ялгыз сүзләр,
Кабер тынлыгыдай салкын.
“Яхшы яктан гына искә
Алу кирәк үлгәннәрне...”
Ничек мактыйм, илен, телен,
Үз-үзләрен күмгәннәрне?!
Хәер, нигә читкә китәм.
Без үзебез кемнән артык?!
Туган телем тузган, имеш,
Колак ерта, ертык-пыртык.
“Перспективасы юк”, – дип,
Милләттәшләр лаф оралар.
Сине яклап бер сүз дәшсәм,
Күз чокыйлар, котыралар.
Чәчәк атар идең, телем,
Барчабыздан наз төшкәндә.
Әрнүләрем мең кат көчле,
Милләттәшләр ваз кичкәнгә.
Тальян гармун, саз моңнары
Сүнеп бара, сытылалар.
Элек көчләп чукынганнар,
Бүген теләп чукыналар.
Телне, динне, илне сату
Бик күпләрнең көчләрендә.
Шаккатмалы: Иблис үзе
Котыртадыр эчләрендә.
Киләчәгең борчылдыра,
Газиз телем, яшәү ямем.
Балалары ташлап киткән
Чирле ана кебек хәлең.
Мин үзем дә бер ир балаң,
Әй, мөкатдәс татар теле!
Юлдан яза милләттәшләр...
Җитми көчем, кичер мине!
* * *
Болын өстен яулап алып,
Тузганаклар серләшә.
Язгы кояшка сөенеп,
Сабыйлардай гөрләшә.
Арада бигрәк шаяннар
Алтын чәчле кызлары.
Дәрт уйный йөрәкләрендә,
Дөрли сөю кузлары.
Тиздән туй күлмәген киеп,
Сөйгәннәрен көтәрләр.
Сөйгәннәре – җил-егетләр,
Ерак алып китәрләр...
КЫШ КИЛДЕ
Ап-ак кышны ак бәхеттәй
Күреп каршылый йөрәк.
Агачлар ак шәл ябынган
Чибәр кыз шикеллерәк.
Җемелди кар – энҗе-мәрҗән
Яңа ел бизәгедәй.
Тик суык җилеккә үтә
Нәкъ Котып үзәгедәй.
Морҗалардан чыккан төтен
Сузылган күккә карап.
Гүя Карсылу чәчендә
Җемелди көмеш тарак.
Җир белән күк кул тотышып
Кавышкан икәү бергә.
Шушы уртак мәхәббәттән
Яңа ел туа илгә.
Бар тирә-юнь шылт та итми,
Утыра тынып кына.
Кар тавын салып иңенә
Агыла болыт кына.
ЭЗЛИЛӘР
Шарт-шорт аткан мылтык тавышына
Төлке керде чабып бакчама.
Орчык очлы сары колагыннан
Кар өстенә тып-тып кан тама.
Басу-кырлар, урман эчләрендә
Кеше җәберенә түзмиләр
Ерткычлар да кеше арасыннан
Ерткыч булмаганын эзлиләр.
КАБЕР ТАШЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ
Буранда калдым адашып,
(Ни күрми адәм башы!)
Зиратка аяк басканмын,
Каршымда кабер ташы.
Бакыйлыкка күчүченең
Язылган исем-аты.
Ярымай уеп бизәлгән,
Димәк, мөселман заты.
Эндәштем кабер ташына:
– Нишләргә? Эшләр харап!
Җавап бирде сүзсез генә:
– Юл ал кыйблага карап!
АҖАГАН
Туймыйм күреп җәйге төндә
Аҗаган уйнаганын.
Тоям шулчак хисләр ташып,
Күкрәккә сыймаганын.
Арыш басуы өстеннән
Якты юл ярган кебек.
Көмеш җырлы яшьлегемә
Чакырып алган кебек.
Көтә анда, колач җәеп,
Исемем белән дәшеп,
Бер чибәр кыз, йөзләреннән
Нурлы аҗаган чәчеп.
Әсир калып “аҗаган”га,
Уралып толымына,
Төшкән идем арбап алган
Мәхәббәт “коллыгына”.
Сирпелгән карашларыннан
Җанга аҗаган капты.
Гомерлеккә юлдаш иттем,
Тормышым шуңа якты.
Җәйге төндә тавыш-тынсыз
Аҗаган ялтлап үтә.
Аҗагандай балкып өйдә
Бер чибәр дөнья көтә.
Читайте нас: