Барлык яңалыклар
Шигърият
6 февраль 2019, 11:43

Шагыйрь Айдар МАННАНОВка – 60 яшь. Котлыйбыз!

Айдар МАННАНОВ
Маннанов Айдар Әфләтун улы Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Миәс тау техникумында белем ала. Новосибирск шәһәрендә шахталар проектлау институтында бораулау мастеры вазыйфасын башкара. 1986нчы елда Башкортстанга кайтып, күп еллар “Башкиргеология” җәмгыятендә эшли. 2000-2005нче елларда Йомагуҗа сусаклагычын төзүдә катнаша. Бүгенге көндә “Геомассив Урал” ширкәтендә эшли. Әдәби иҗат белән бала чактан ук мавыга. Үзенә таләпчәнлеге сәбәпле, матбугатта сирәк күренә. Шигъриятенә ихласлык, моң һәм җирсү хас.
АНДА
Еракта, еракта
Олытау артында
Балачак чабадыр
Аргамак атында.
Чабадыр уйнаклап,
Чәчәкле болында.
Тик бәхет, тик шатлык –
Юк хәсрәт уенда.
Анда җәй, хуш исле
Чәчәкнең таҗлары.
Анда күл, аккошлар,
Анда кыр казлары.
Анда бар туганнар,
Яшь чагы әнинең.
Әти дә гайрәтле,
Һич кайгым юк минем.
Балачак дусларым,
Сез анда гел генә.
Анда бар барсы да,
Әмма юк мин генә...
ХЫЯЛ АТЫМ
Авылыма ялга кайттым,
Тугардым хыял атын –
Урамнарга чыгып чапты
Хәтерләп колын чагын.
Тыкрыклардан урап чаба,
Су буйлап уйнап чаба.
Кырлар аша, болын аша
Чаба тауларга таба.
Җилепләр генә җилдерә,
Җитездән җитез инде.
Туган якта аның өчен
Бары да җитеш инде.
Вакыт үтте, ялым бетте,
Киләм калага кайтып.
Авыл чирәмендә калды
Тышаулы хыял атым...
Читайте нас: