Барлык яңалыклар
Шигърият
31 гыйнвар 2019, 23:55

Фәрит ГАБДРӘХИМнән шигъри күчтәнәч

Фәрит ГАБДРӘХИМ
* * *
Җан дошманым! Булма куркак:
Түгелсең ич дустым-әшнәм.
Хәлне сорап хәйләләшмә,
Аяк чалып хәрамләшмә.
Качып-посып, арттан түгел.
Күзгә карап, дошманым, бәр!
Көтмәгәндә арттан килеп
Бәрер өчен... дусларым бар.
АРЗАН ХАККА
“Дустың саткан...”
Җиткерделәр
Аңа яман хәбәрне.
Күтәрелеп бәрелмәде,
Ә шулай да гарьләнде.
Гарьләнмәде дус сатканга:
Дус дусны гелән саткан.
Гарьләнде ул дусты аны
Сатканга арзан хакка.
АКЧА ЧУТЛАРГА ДИП...
Телем өчен, телем-телем телеп,
Бәгыремне утка яктылар.
Тел сатканнар, акча чутларга дип,
Йөгерешеп килде яктыга.
Читайте нас: