Барлык яңалыклар
Шигърият
29 гыйнвар 2019, 19:15

Флюра НИЗАМОВАдан шигъри күчтәнәч

Флюра НИЗАМОВА
Журналист һәм шагыйрә Ярмәкәй районының Иске Шах авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлагач, берникадәр вакыт Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамблендә эшли. Аннары хезмәт юлын журналистика белән бәйләп, егерме дүрт ел “Татарстан яшьләре” гәзитендә төрле вазыйфалар башкара. Мәкаләләре һәм шигырьләре “Казан утлары”, “Идел”, “Ялкын” журналларында, күпсанлы гәзитләрдә, шул исәптән Башкортстан матбугатында да дөнья күреп тора. Әлеге вакытта Флюра Низамова хаклы ялда, туган авылы Иске Шахта яши.
ЗАМАНДАШКА
Замандашлар, минем яшьлегенә
Ташламалар ясап тормагыз,
“Ничә яшьтә?” – диеп сорамагыз,
“Ничә гасыр?” – диеп сорагыз.
Миңа, бәлки инде, мең яшь бардыр,
Ил тарихын кушып санасаң,
Әтил ярларына каккан дулкын
Минем канда шаулый ләбаса!
Миңа бәлки бары егермедер
Һәм булмас та шуннан артыгы,
Әгәр халкым төбәп карамаса,
Күңелемә тарих аркылы.
Әгәр йөрәгемә кан саумаса,
Җимерелгәндә Болгар шәһәре,
Төшләремә кереп йөдәтмәсә
Гасырларның утлы мәхшәре.
Ишетмәсәм әгәр җырларымда
Үзәк өзгеч хәсрәт аһәңен,
Аңлый алмас булсам “Карурман”да
Ничә буын халкым яшәвен.
Әгәр тарих төбәп карамаса,
Йөрәгемә давыл аркылы,
Миңа бәлки бары егермедер,
Һәм булмас та шуннан артыгы...
КҮГӘРЧЕН
Чукый да чукый күгәрчен,
Зәңгәр бозны тишмәкче,
Боз астында ялтыраган
Җимне эзләп төшмәкче.
Туктама гына, кошкаем,
Җитәрсең җимгә тизрәк.
Үземнең дә, синең кебек,
Йөрүем азык эзләп.
Күгәрченем, минем дә бар
Томшыктан каннар тамган.
Бозлар чукып, ташлар ватып
Хакыйкать эзлим җанга...
БУЛЫР-БУЛМАС
Якын туганы үлсә дә
Көенер-көенмәс,
Кулына дәүләт керсә дә
Сөенер-сөенмәс,
Ни бу, ни теге Аллага
Табыныр-табынмас,
Җан кабызырдай җырга да
Кабыныр-кабынмас,
Яшәү дигән зур бүләккә
Тиенер-тиенмәс,
Урам тулы яшьләр йөри
Киенер-киенмәс...
Читайте нас: