Барлык яңалыклар
Шигърият
25 гыйнвар 2019, 22:28

Венера МӘҖИТОВАдан шигъри күчтәнәч

АБЫНА КҮРМӘ, ЙӨРӘК...
Салкын булса – эссе кирәк,
Эсседә салкын кирәк.
“Эссесе дә, салкыны да
Әйбәт”, – диюче сирәк.
Томан төшсә – сыкы кирәк,
Сыкы ятса – ак томан.
Нәрсә теләгәнен кеше
Үзе дә белми сыман.
Көмеш булса – алтын кирәк,
Алтын булса – көмеше.
“Кирәк! Кирәк!” – диеп уза
Кешенең көн күрмеше.
“Мин канәгать!” – диеп әйткән
Чакларыбыз бик сирәк.
“Кирәк!” диеп чапкан чакта
Абына күрмә, йөрәк!
* * *
Мин бу җиргә тик яхшылык
Өләшергә килдем.
Явызлык һәм ялган белән
Көрәшергә килдем.
Тик изгелек орлыклары
Чәчәр өчен килдем.
Кайгы-шатлык елгаларын
Кичәр өчен килдем.
Мие бу Җирне ал чәчәктәй
Бизәргә дип килдем.
Иң күтәрмәс авырлыкка
Түзәргә дип килдем.
Мин бу Җиргә үз оямны
Корыр өчен килдем.
Әйбәт әни, яхшы хатын
Булыр өчен килдем.
Мин бу Җиргә юкка түгел,
Яшьнәргә дип килдем.
Башка күпләр сокланырлык
Яшәргә килдем.
* * *
Биеклектән түбәнлеккә
Бары бер адым.
“Һә” дигәнче йолып ала
Астагы агым.
Түбәнлектән биеклеккә
Мең дә бер адым.
Түбәнлек-биеклек юлында
Шуны аңладым.
* * *
Поезд кебек бертуктаусыз
Чабам да, чабам-чабам.
Чапмас идем, булса әгәр,
Башка төрле бер чарам.
Бар гомерем тора кебек
Берөзлексез чабудан.
Тын алырга туктар идем,
Дөнья тарта чабудан.
Читайте нас: