Барлык яңалыклар
Шигърият
22 гыйнвар 2019, 23:17

Халык шагыйре Марат КӘРИМОВтан шигъри күчтәнәч

ТЫЙНАКЛЫК
Шагыйрь җыентык чыгарды,
Әй шат, хас сабый бала.
Микрофон тоткан хәбәрче
Аннан интервью ала:
– Синдә табигать бүләге –
Шигырь язу сәләте.
Язганнарың арасында
Кайсысы иң әйбәте?
Шагыйрьләргә тыйнаклыкның
Ишеге ябылмаган.
Әйтте:
– Иң яхшы шигырем
Әлегә язылмаган...
Шигырь диеп яшәде ул,
Үтте ут-ялкын аша;
Инде менә гомеренең
Финишы якынлаша.
Юбилярга сорау бирү
Хәбәрченең гадәте:
– Шигырьләрең арасында
Кайсысы иң әйбәте?
Җыры халыкка күчсә дә,
Тыйнак иде ул һаман:
– Минем иң яхшы шигырем
Әлегә язылмаган...
Үлде шагыйрь. Күмделәр дә
Жәлләп әйттеләр ахыр:
– Яхшы шигырь яза алмый
Дөньяны куйды бахыр...
ТУЗАН КАГУ
– Кайда болай ашыгасың? –
Дигәч, әйтте танышым:
– Унбиш тәүлек ятып чыктым,
Шуннан кайтып барышым.
– Әйтер идең, мондый җәза
Ни сәбәптән туганын.
– Пүчтәк инде! Каккан идем
Хатынымның тузанын.
Ныграк какканмын ахыры,
Тәне күгәреп чыккан.
Врач, мәлгунь, “тукмалган” дип,
Язып мичәтен суккан.
Ярый, сау бул, вакытым юк,
Ул врачны табасы бар.
Хатыннан алда аның да
Тузанын кагасы бар...
УЙЛАП ТОРАМ
Китаплары – кирпеч-кирпеч,
Саны арта да арта.
Белсәң иде, һәр бересе
Ничә килога тарта?
Әле китапларын карап
Баш ватып уйлап торам.
Шул килоларның эчендә
Шигърият ничә грамм?
Читайте нас: