Барлык яңалыклар
Шигърият
17 гыйнвар 2019, 16:03

Мәрсия

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам ШАКИРОВКА

Эльверт ХАМАТША
ИСЕМЕНӘ ТӘҢГӘЛ
Халкыбызның мәшһүр җырчысы
Илһам ШАКИРОВКА
Исеменә тәңгәл иде
Шакировның җисеме:
Бар дөньяга моң таратты
Илһам булгач исеме.
Дөньяда юк бер почмак та
Татарлар яшәмәгән.
Калмагандыр бер татар да
Илһамны ишетмәгән.
Ишетмәгән, сагынмаган,
Таң калып, сокланмаган.
Татар юктыр Җир шарында
Җырыннан моңланмаган.
Кем тыңлаган, арынгандыр
Әрнеткеч сагышыннан.
Яшәү көчен ул алгандыр
Илһамның тавышыннан.
Халык менә ятимләнде,
Коя, әрнеп, яшьләрен.
Беркем белми, ул Илһамсыз
Хәзер иичек яшәрен.
Халык белә: Аллаһ кына
Хак тәгалә Җиһанга.
Табыныр иде, белмәсә,
Мәшһүр җырчы Илһамга...
Читайте нас: