Барлык яңалыклар
Шигърият
17 гыйнвар 2019, 10:56

ИЛҺАМ ШАКИРОВКА ШИГЪРИ МӘРСИЯ

Руслан СӨЛӘЙМАНОВҮкенүләр арта, үкенүләр Сандугачсыз калган таңнарда. Зур сәхнәләр, Илһам абый киткәч, Калыр инде моңсыз жаннарга.

Руслан СӨЛӘЙМАНОВ
ИлҺам дигәч, илһам килә иде,
Моңнар тула иде күңелгә.
Бер тыңласаң, аның җырлаганын
Оныталмый идең гомергә.
Гади иде, үтә гади иде,
Гадилеге белән бөек тә,
Дан таулары текә димәде ул,
Җырлый-җырлый менде биеккә.
Күпләр таудан аска тәгәрәде,
Ә ул торды һәрчак очында,
Татар халкы өчен бәхет кошын
Тоткан кеше иде учында.
Кемне башка шулай мактыйсың да,
Кемне шулай хөрмәт итәсең?
Радиодан кемнең җырын тыңлап,
Каршылыйсың татар иртәсен?
Үкенүләр арта, үкенүләр
Сандугачсыз калган таңнарда.
Зур сәхнәләр, Илһам абый киткәч,
Калыр инде моңсыз жаннарга.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотосы.
Читайте нас: