Барлык яңалыклар
Шигърият
17 гыйнвар 2019, 01:07

16 гыйнвар – хезмәттәшебез Мөнир ВАФИНның туган көне

Мөнир ВАФИН шигырьләре

Мөнир ВАФИН шигырьләре
* * *
Аһ, әтием, бу балаңның
Булмады юне генә.
Чөнки синең юклыкка да
Әкренләп күнегелә.
Мин инде хәзер сынадым
Синсез таңнар атуын.
...Ә элгечтәге киемнәр
Һаман көтә кайтуың.
* * *
Ленин миңа: “Укы! Укы!” – диде,
“Укыйм, укыйм”, – диеп тукыдым.
Күзләремне тегеп гомер буе
Әллә күпме китап укыдым.
Дөньяларның асты-өскә килде,
Заман җиле чәчте зәһәрен.
Балаларга: “Компьютерга сең!” – дип,
Кемнәр әйтте икән, каһәрең!
Без китаплы булдык. Аны бездән
Һич кенә дә булмый аерып.
Компьютердан балаларны куып,
Кул-аягын йөрим каерып.
Ленин миңа тик бер генә әйтте,
Мәңгелеккә аны ятладым.
Ленин, нигә шушы буынга да
Ишетерлек итеп әйтмәдең?!
Иреннәрем соңгы сулышында:
“Укы, укы”, – диеп сөйләнер.
Оныкларым компьютерга багып,
Ясин сүрәләрен өйрәнер.
* * *
Дөнья – куласа,
Бер килә дә бер баса,
Диләр.
Их, куласа
Тизрәк дуласа!
...Кыен ул аста.
МАЛАЙЛЫК
Әллә нинди халәттә мин,
Мин һаман малай гына,
Яшем илледән узу да
Картайтмый алай гына.
Килә малайларны җыеп,
Этлеккә өйрәтәсе.
Олылардан качып-посып,
Тәмәке көйрәтәсе.
Үтерепләр килә, каһәр,
Кызлар чәчен тартасы.
Тарткан булып, чалган булып,
Үземчә яратасы.
Килә пычракта ауныйсы,
Дуңгыздай караласы.
Әти-әни кочагына
Сеңеп бер тараласы.
Әллә нинди халәттә мин,
Мин һаман малай гына.
Их, калган барлык гомерне
Үтәргә шулай гына.
* * *
Бер кискән икмәк кире ябышмый.
Халык мәкале
Киселгән икмәк шикелле,
Бер гаилә киселде.
Бер якта хатын телеме,
Ә бер якта ир иде.
Кайда тартылырга белми
Коелып калды валчык.
...Телемнәр бик тиз каттылар,
Валчыкны йотты... балчык.
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ БАЙЛЫГЫ
Нәни Самат өчен уенчыклар:
Машинасы, тубы, атлары.
Әнисенә – йөзек, алка салган
Шкатулкалары, каплары.
Әбисенә – сандык төбендәге
Өчпочмаклы солдат хатлары...
* * *
Әбәк сугып качкан иде
Яшьлегемдә бер сылу.
Никтер кире кайтарырга
Ясамадым омтылу.
Еллар узгач, гәүдә тузгач,
Тәки табып сәбәбен,
Кайтарырга карар иттем
Ул сылуның әбәген.
Сылуым да кайтаргандыр,
Мин – таяклы карт хәзер.
Таягым белән үзенә
Сугып үтәргә әзер.
Кызуында кайтар дигән
Белмәгәнмен гадәтне.
...Каберенә таяк белән
Сугып үттем әбәкне.
Читайте нас: