Барлык яңалыклар
Шигърият
15 гыйнвар 2019, 12:58

ХАКЛАР

Айдар МАННАНОВ
ХАКЛАР
Хаклар чаба безнең алдан,
Куып тотарлык түгел.
Җирләү хезмәтләренә дә
Хак арткан диләр бүген.
Яшәселәр килә дә ул,
Әҗәлләргә төкереп.
Даруларга хаклар арта
Нерваларны бетереп.
Авырулар нервалардан дип,
Күпме чирләр атала.
Сырхауларга бар бер дару –
Ул әҗәл дип атала.
Җир йөзендә бар нәрсә дә
Хакка барып бәйләнә.
Җир генә кояш тирәли
Хак сорамый әйләнә.