Барлык яңалыклар
Шигърият
10 гыйнвар 2019, 13:02

ҖИБӘРЕГЕЗ!

Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТМинем сезгә бик зур үтенеч бар,Колак салыгызчы сүземә:Җибәрегез мине, зинһар өчен,Һәм бирегез мине ... үземә.

Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ
Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ
Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ
Минем сезгә бик зур үтенеч бар,
Колак салыгызчы сүземә:
Җибәрегез мине, зинһар өчен,
Һәм бирегез мине ... үземә.
Җибәрегез мине, бетмәс эшләр,
Җибәрегез базар-кибетләр,
Йөкләмәләр, саннар, компьютерлар,
Җибәрегез, планнар, кредитлар...
Җибәрегез мине, ялган дуслар,
Мәшәкатьләр, “кирәк” иптәшләр...
Мине көтә туган нигеземнең
Капка төбендәге миләшләр.
Сагынгандыр мине авылымның
Елга ярындагы тирәкләр...
Җибәрегез, ”алай ярамый”лар,
Ял итегез, ”шулай кирәк”ләр.
Әти белән әниемне кочып,
Яшермичә генә күзләрне,
Мин әйтергә тиеш ничә еллар
Әйтә алмый йөргән сүзләрне.
Җан дустымның каберенә барып
Бар әле бер башны иясе.
Сүзсез генә хәлләремне сөйләп,
“Кичер мине, дускай”, – диясе.
Кычкырасы килә, тамак ярып,
Очлытауның басып башына.
Тынып торчы бераз, телефоным,
Сүнеп торчы бераз, машинам!
Олы шәһәр төнге йокысыннан
Әле уянмаган чагында,
Яшьлектәге кебек, урамнардан
Бер узасы килә тагын да.
Шомырт исләренә исерәсе...
Күксел томаннарга керәсе.
Бал кортлары җырын ишетәсе,
Кояш уянганын күрәсе...
Тәүге сөюемә илткән юлны
Җилләр булып кына үтәсе.
Тик бер тапкыр, тик бер тапкыр аның
Иреннәрен килә үбәсе.
Җирнең тарту көчен җиңәсе дә
Һәм очасы килә, очасы!
Болытларга ятып бер йөзәсе,
Йолдызларны килә кочасы.
Һәм очасы килә, очасы!..
Җибәрегез мине...Мин бит – шагыйрь!
Миңа кирәк һава һәм ирек.
Күңелемә кичке тургай моңы,
Зәңгәр чишмә җыры бик кирәк.
Миңа кирәк иксез-чиксез кырлар,
Шаян җилләр, серле урманнар.
Бераз гына юксыныгыз мине,
Телевизор, йомшак диваннар...
Тик беразга гына җибәрегез...
Азга гына минсез калыгыз.
Ә аннары, эшләр, мәшәкатьләр,
Мине тагын кочып алыгыз.
Минем сезгә бик зур үтенеч бар,
Колак салыгызчы сүземә:
Җибәрегез әле мине, зинһар,
Һәм бирегез мине ... үземә.
Читайте нас: