Барлык яңалыклар
Шигърият
9 гыйнвар 2019, 21:57

Виниса ФӘТТАХОВА. КЫШКЫ ЧИЯ

Күбәләкләп яуган ап-ак карларКилеп куна битем очларына.Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,Бөтереләм хисләр кочагында.

Виниса Фәттахова.
Виниса Фәттахова.
Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына.
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтереләм хисләр кочагында.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да,
Син бит миңа бүген «сөям», дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Чиям, дидең, сине өшетмәм.
Мондый иркә, назлы сүзләрне бит,
Мин бит тәүге тапкыр ишетәм.
Күбәләкләп яуган ап-ак карлар,
Килеп куна битем очларына.
Иреннәрдә баллы чия тәме,
Эрим кебек синең кочагыңда...
САНДУГАЧЫМ, КУН УЧЫМА...
Сандугачым, бәләкәчем,
Сайрыйсың да, сайрыйсың.
Минем авыр хәлләремне,
Әллә син дә аңлыйсың?
Таң йолдызы калыкканда,
Сайрарга керешәсең.
Парлы, назлы төннәремне,
Исемә төшерәсең.
Исләремә төшерәсең,
Бәхетле яшьлегемне.
Хәзер килеп беркем какмый,
Көтсәм дә, ишегемне.
Сандугачым, кун учыма,
Икәү бергә сайрашыйк,
Тумыштан минем күңелем,
Синең моңыңа гашыйк.
Телә миңа, сандугачым,
Алда бәхетле көннәр.
Киләчәктә сагышланып
Үтмәсен иде төннәр.
СӨЙГӘННӘР МАТУР БУЛА
Син матурым, гүзәлем син,
Дигән буласың гел дә.
Иң бәхетлеләрдән тоям,
Үземне шушы мәлдә.
Үлеп сөям дигән булып,
Күзең алмыйсың күздән.
Өнемме бу, төшемме, дип,
Сорап куям үземнән.
Чибәрләр чибәр күренми,
Сөйгән чибәр күренә,
Бер күз сирпеп алгач та ул
Менә йөрәк түренә.
Мин дә аны үлеп сөям,
Кыймыйм әйтергә генә.
Кайчан йөзек алмашырбыз
Әйтә алмыйм әлегә.
САЙЛАРГА КИРӘК БЕРНЕ
Чибәрләр күп җир йөзендә –
Сайларга кирәк берне.
Күршемә тарта күңелем,
Әлегә чишмим серне.
Кемнәрнең кем икәнлеген,
Яши-яши аңлыйсың.
Парыңны бер көнгә түгел,
Гомерлеккә сайлыйсың.
Әлегә сынап йөримен,
Күзәтәм читтән генә.
Араларда киртәләр юк,
Бары тик читән генә.
Бер тутырып карау җитте –
Күршемнең күзләренә.
Мәхәббәт хисе түгелә,
Кирәкми сүзләрең дә.
СИН САЙРЫЙСЫҢ...
Язын сандугачлар кайткач,
Яшәрәдер урманнар.
Агачлар да гүя моңга,
Сусап көтеп торганнар.
Күренми дә, үзе сайрый,
Якын каенга кунып.
Ул очып киткәчтен калам,
Күңелем, моңга тулып.
Синең кебек сандугачым,
Мин дә моңлана беләм:
Бары җырлар җырлап кына
Юанамдыр, күңелемнән.
Син сайрыйсыңдыр шатланып,
Кайттым дип, туган җиргә.
Мин сөенәм: имин, күркәм
Яз килә, диеп илгә...
ЯШИК ӘЛЕ СӨЕЛЕП
Картайдым бит инде димә,
Сөеп туймаслык чагың.
Күзләреңдә очкын уйный,
Күзем тимәсен тагын...
Картаерга ашыкма син,
Зинһар, яшьлегеңдә кал,
Күңелемә ялкын салып,
Йөрәгемдә урын ал.
Көннән-көн чибәрләнәсең,
Шулай сыман үземә.
Синнән башка һич берәү дә
Күренми шул күземә.
Иң мөһиме – саф хисләрдер,
Йөрәкләр типсен бергә.
Сөеп, сөелеп яшәргә
Туганбыз бит без җиргә.
МӘХӘББӘТЕМ ТАБЫЛДЫ
Төннәр буе йоклый алмыйм,
Нәрсә булды соң миңа?
Көне-төне уемдасың
Омтыла күңел сиңа.
Очраттым, гашыйк булдым,
Җаныма кунды сагыш.
Югалтулар аша килде,
Кадерледән бу табыш.
Ерактагы кояш җылы,
Диеп юатсалар да,
Яңгырлар явып тормаса,
Чыдам гөлләр дә сула.
Шөкер, килде көткән язым,
Кояшым инде якын,
Көтүем юкка булмаган –
Мәхәббәтемне таптым.
БАРЫ БЕРНИЧӘ АДЫМ
Ак күбәләктәй талпынып,
Янымда әйләндең дә,
Күңелемә килеп кердең
Гомерем җәйләрендә.
Сихерләдең кебек мине,
Бер көн торалмыйм синсез.
Язмышым сиңа бәйләнде,
Синсез мин гүя тиңсез.
Башкаемны әйләндердең,
Үзеңә бәйләндердең,
Ялгыз үткәргән көннәрне
Син гүя ямьләндердең.
Саекмас күңел хәзинәм,
Бул син гомерлек ярым!
Мәхәббәттән бәхеткә бит
Бары берничә адым...
ОФЫКЛАРГА КАРАП
Офыкларга кереп югалганчы
Озатып калдым сине ул чакта.
Һаман да мин кайтуыңны көтәм,
Көннәремне чорнап йомгакка.
Карап торсаң, офык монда гына,
Юлдан язу мөмкин түгел лә.
Сине көтеп шәфәкъ аллана да,
Аннан инде кабат сүрелә.
Офыкларга карап сине көттем,
Каш өстенә куеп кулларым.
Барлый-барлый үткән көннәремне
Еллар сүтә хәзер йомгагым.
***
Автор үзе турында:
Каһәрле сугыш башлангач, 1941 елның салкын көзендә, 14 ноябрьдә, Илеш районы, Этәй авылында туганмын. 1949 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Анда бер чирек укыгач та, әнкәйнең туган авылы Исәнбайга күчеп киттек. Шуннан соң әнкәем, мине нәнәемә калдырып, Свердловск каласына китте. «Торырга урын булгач, сине дә үземнең янга алырмын», дип хушлашты. Бу аерылышу җиде елга сузылды.
Ниһаять, җиденче сыйныфны тәмамлагач, әнкәй мине Свердловск каласына алып китте. Бу 1956 ел иде. Яшьлегемнең иң гүзәл чагы шушы калада үтте. 1971 елны, әнкәй пенсиягә чыккач, ул авылга өлкән яшьтәге әнисе белән әтисен карарга кайтып китте. 1974 елны мин дә Уфага күчеп кайттым. «Гидравлика» заводында, 23 ел пенсиягә чыкканчы эшләдем.
2004 елны беренче китабым дөнья күрде. 2009 елда – икенче, 2014 елда өченче китабым нәшер ителде.
Гомерем булып, таза булсам, иҗатымны дәвам итәрмен, Аллаһ боерса.
Читайте нас: