Барлык яңалыклар
Шигърият
9 гыйнвар 2019, 12:16

Дуңгыз елына шигырьләр

Эт елы ишек ачып бусагадан Дуңгыз елын уздырды. Түбәндә елга багышланган иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
ҖИТТЕ ЗАМАН
Фәкыйрь заманалар үтте,
Баер заманалар җитте.
Әнә хәзер бизнес белән
Шөгыльләнә эте-бете.
Минем диндар күршемне ал:
Бурычларга бата-бата
Мал ала да, аны суеп,
“Хәләл ит” дип мактап сата.
Хакы кыйммәткә карамый
Күпләр аңа чират тора.
Кемнәр тора? Дин тотмаган
Үзебезнең “брат” тора.
Моңа кадәр харәм ашап
Ничек пошынмадык, диләр.
Хәләл итне ашау белән
Кайтыр мөселманлык, диләр.
Тукта, мәйтәм, миңа да бит
Фарыздыр ул мондый гамәл,
Мине бизнесмен итәчәк
Тылсымлы шул бер сүз – “хәләл”.
Бизнеста тик юк гаделлек,
Алдашу да ярый монда.
Ак алъяпкыч киеп иртән
Торам Уфа базарында.
“Хәләл” сүзен ябештереп
Сатам тавык күкәйләре.
“Хәләл” дигәч кырылышып
Ала кала түтәйләре.
Күкәй белән чикләнү юк,
Зур планнар мин йөртәмен.
Бер урыстан чучка алдым,
Әле шуны симертәмен.
Тиздән шәһәр базарында
Ни әйтерне уйлап ятам:
“Мөселманнар, ашыгыгыз,
Хәләл дуңгыз ите сатам!”
Марат КӘРИМОВ.
БЕЗНЕ АКЫРТЫП СУЯЛАР
Безне акыртып суялар,
Дуңгыз баласы кебек.
Акырып кына кем калган
Төрки тарихка кереп?
Үтмәс пычак муен кисә,
Кан ага – халкым каны.
Ничә гасыр ага инде,
Туктатып булмый аны.
Үтмәс пычак муен кисә,
Җан чыга – халкым җаны.
Сөлек кебек тән суына,
Ниләр күрербез тагы?
Үтмәс пычак муен кисә,
Баш оча – халкым башы.
Дөрес эшләмисез диеп,
Берәү сүз әйтсә каршы.
Безне акыртып суялар,
Дуңгыз баласын кебек.
Ә суйганнар тарих яза,
Канлы хәрефләр тезеп...
Руслан СӨЛӘЙМАНОВ.
* * *
Эт елыннан да котылдык,
Җитте, этлек күп булды!
Тешли торган, талый торган
Эт җаннардан ил тулды.
Иске елны куа-куа
Килә елы дуңгызның.
Исеменнән аңлашыла –
Чоры килә моңсызның.
Этләшүдән моңсызлыкка
Алыштырып елларны,
Хайванлашып сайлыйбызмы
Киләчәккә юлларны...
Каян килә хайван елы,
Кешеләр елы кайда?
Эт һәм дуңгыз елларыннан
Кешеләргә ни файда?!
Хайван елын биреп шайтан
Арабызга керәме?
Әллә шулай хайван холкын
Кешеләргә бирәме?
Яныбызда яши ул зат
Ташлар атып кумагач.
Шайтан шулай бүләк эшли,
Илдән бүләк булмагач.
Киңәшем бар кешеләргә,
Үсеп килгән ул-кызга.
Дуңгыз елы килде диеп,
Әйләнмәгез дуңгызга!
Эльверт ХАМАТШИН.
ХӘЛӘЛ, ХӘРӘМ ҺӘМ “ЭТЛЕК”
Дуңгыз итен капкалыймын
Төнлә – ут сүнгәч кенә.
Пәрдәләргә кадәр тартам
“Берәрсе күрмәс”, димә.
Дуңгыз хәрәм!
Ярамый дип,
Хәләл сата фермерлар.
Мин сатмыймын
Илһам килсә
Язам ...хәләл шигырьләр.
Мине төнлә кем күргән дә,
Фермерын кем тикшергән?
“Хәләл” диеп сыйлана бир
Безнең кылган этлектән.
Ирек ГАЛИН.
* * *
Ел хуҗасы этне быел,
Тоттык сөяк кимертеп.
Икенче ел без дуңгызны
Озатырбыз симертеп.
Артым булсын өчен генә
Кирәк бик күп тырышлык.
“Курмысын” да күп әзерлик,
Җәй җитәрлек, бер кышлык.
Ләззәтләнсен, кашып торыйк,
Кычыса аның сыртын.
Ашаргасын өстәп кенә,
Буш тотмыйча савытын.
Симерсә ул, ятып торыр,
Булып бик тә канәгать.
Дуңгыз дуласа аттан да,
Хәтәррәк ул, җәмәгать.
Барсы да әйбәт булачак,
Ел хуҗасын карасак.
Теләгәнен биреп торсак,
Дуңгызкайга ярасак.
Эт елы, Дуңгыз елы дип,
Кирәкми буталырга.
Иң мөһиме – һәр елда да
Кеше булып калырга!
Әлиф ГАЛИМОВ.
КАБАН ЕЛЫ
Яңа ел туа җиһанга
Ике мең дә унтугыз.
Йолдызнамәдә бит аның
Хуҗасы – “хәтәр” дуңгыз.
Кешеләргә файдалы ул
Елы да әйбәт булыр.
Алла бирсә, Дуңгызыбыз
Гел уңай эшләр кырыр.
Тик шулай да, яңа елда
Гел яхшы теләк телик!
Яңа елның теләкләре
Кабул була дип белик!
Телик әле, килер елда
Безнең канат талмасын!
Бу ел берни бирмәсә дә
Тик булганын алмасын!
Булган начар-аламалык
Иске ел белән китсен!
Безнең күңел яңа елдан
Тик яхшылыклар көтсен!
Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА,
Италия.
Читайте нас: