Барлык яңалыклар
Шигърият
28 декабрь 2018, 00:01

Хуш, Эт елы!

Хуш, Эт елы!
ЭТЛӘР ӨРӘ...
(Ачу килгәндә язылган шигырь)
Салкын кышта да өрәләр,
Өрәләр җылы җәйдә...
Эт өрергә яратылган,
Өрсә ни, өрсен, әйдә!
Эт өрә, дип, эшләр эшне
Эшләми каламмы соң?!
Өркә-курка баш ияргә
Эт миңа Алламы соң?!
Эт табанын яламадым,
Ялаттым табанымны.
Үзем түгел, эт ашады
Алдымнан калганымны.
Эткә койрык болгамадым,
Үзләре болгадылар.
Мин аларча ырламадым,
Минемчә җырладылар.
Баш бирмәгән горурлыгым
Үземә юлдаш әле...
Этләр өрә, мин йөримен,
Этем дә булмас әле!
Әнгам АТНАБАЙ.
* * *
Биш өй аша, өч өй аша түгел,
Этләр монда һәрбер өй саен.
Шул этләргә азак ашханәдән
“Второй”лар алып ашаттым.
Салават РӘХМӘТУЛЛА.
Кая инде ул шәһәргә җитү?!
(Тик авылда бит ул авылча).
Кешеләрнең күпмелеген белмим,
Этләр монда кеше санынча.
Тугыз катлы минем йортта гына
Этләр халкы шулай күп микән?
“Второй”лар алып ашаталмыйм,
Ачлар микән алар? Тук микән?
Туган якка сирәк кайта, диеп,
Әрләгәннәр, әйдә, әрләсен.
Авылдашлар таный алмасам да,
Боларның мин таныйм һәммәсен.
Күрше хакы – тәңре хакы, диеп,
Сәлам биреп үтәм аларга.
Шуңадамы иң усаллары да
Чират тора кулны яларга.
Вакыт үткәч еллар, җитте, диеп,
Аягымнан тотып егарлар.
Кешеләрне белмим. Әмма этләр
Искә алган саен еларлар...
Мөнир ВАФИН.
ОНЫТАЛМЫЙМ
Әрни йөрәк, тозлы төер
Кыра тамак төбемне.
Оныталмыйм, өзгәләнеп
Сагынам мин этемне.
Яшим янып, югалткандай
Иң кадерле кешемне.
Йөрәгемне телә-телә
Сагынам мин этемне.
Кемдер әйтер, нигә эткә
Кешене, дип, тиң күрә.
Тугрылыкта һич тапмадым
Мин тиңнәрне этемә.
Тормышымда мин күпләргә
Тугры якын дус булдым.
Файдам беткәч, алардан мин
Чирле эттәй куылдым.
Күпләр миннән чирканганда
Этем генә үз итте.
Алар мине читкә куды,
Этем сагынып көтте.
Югалттым хәзер этемне,
Иттем аңа хыянәт.
Хыянәткә җәза шулдыр –
Әрнидер шуңа йөрәк.
Әрни йөрәк, тозлы төер
Кыра тамак төбемне.
Оныталмам, гомер буе
Сагынырмын этемне!
Эльверт ХАМАТША.
Читайте нас: