Барлык яңалыклар
Шигърият
27 декабрь 2018, 01:20

ЭТ КИТӘ, ЧУЧКА КИЛӘ

Берничә генә көн калдыОзатырга Эт елын.Дуңгыз килергә чыккан, диТөяп бүләкнең мулын.

Берничә генә көн калды
Озатырга Эт елын.
Дуңгыз килергә чыккан, ди
Төяп бүләкнең мулын.
Эткә рәхмәт кенә укыйк,
Ул әйбәт хуҗа булды.
Яшелчә һәм җимеш уңды,
Келәт ашлыкка тулды.
Хәзер менә җыенабыз
Каршыларга чучканы.
Артык тырышлык кирәкмәс
Хөрмәт итәргә аны.
Җиләк-җимеш, төче-мөче
Әзерләп тормыйк, әйме!
Куе итеп аш салыйк та
Чыгарыйк шәп сәмәйне.
Чисталык та артык булса
Андыйны чучка сөймәс.
Коеныр саз күренмәсә
Безгә “әфарин”, димәс.
Каршы алыйк инде аны
Сыйпап тиресен, кылын!
Тик онытмыйк, озатырга
Рәхмәт әйтеп, Эт елын.
Тынычлык, бәхет авазы
Ишетелсен бар җирдән!
Хуш киләсең, Дуңгыз елы
Рәхим итеп уз түрдән!
Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА,
Италия.
Читайте нас: