Шәхес
27 Сентября , 07:57

Ул китте...

Бүген “Тулпар” журналы редакциясенең алыштыргысыз рәссамы Искәндәр Нигъмәтҗановның вафатына төгәл бер ел тулды...

Ул китте...Ул китте...
Ул китте...

...Әле җомга көнне генә ул яныбызда булып, һәрвакыттагыча елмаеп, алдагы атнага планнары белән бүлешкән иде. Ял көннәрендә туган авылы Әбдрәшиткә кайтып, көзге эшләрне төгәлләп килергә ниятләве турында сөйләгән иде. Ә шимбә көне безгә, аяз көнне яшен суккандай, куркыныч хәбәр алып килде. Искәндәр абыебыз вафат... Йөрәк...

Күрәсең, аның кебек саф күңелле, җиңел аяклы, эшчән, олыны – олы, кечене кече итә белгән кешеләргә Күкләр катында да мохтаҗлык зурдыр. Аллаһы Тәгалә аны шуның өчен үз янына чакыргандыр, дип уйлыйсы гына кала. Юкса аның җирдәге эшләре дә бетмәгән иде әле...

Хезмәттәшебез 1954 елның 9 февралендә Әлшәй районының Әбдрәшит авылында дөньяга килә. Әтисе Якуп ага – фронтовик, сугыш дәһшәтен башыннан ахырына кадәр кичкән, берничә тапкыр яраланган кеше була. Әнисе Зәйтүнә апа исә – бар күңеле белән балалар дөньясына гашыйк зат, укытучы, шигырьләр дә иҗат итә. Искәндәр абый туган авылында сигезьеллык мәктәпне тә­мамлый, аннары Раевка каса­басының 1нче урта мәктәбендә белем ала. Рәсем төшерү белән балачактан мавыга башлый. Биш яшендә караган “Они сражались за Родину” кинофильмына әсәреп, кечкенә Искәндәр “Виллис” автомобилен һәм шуның янында басып торучы чик сакчысы сурәтен төшереп куя. Шуннан соң инде ул рәсемнән беркайчан да аерылмый, бу шөгыль аның тормыш мәгънәсенә әверелә.

Урта белем алгач, Искәндәр Уфаның 50нче техник училищесында укып, химия сәнәгате операторы белгечлеген ала. Ләкин бу һөнәр буенча аңа озак эшләргә туры килми, ул Совет армиясе сафларына чакырыла. Смоленск шәһәре тирәсендә элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. Бәхетенә, частьның замполиты Н.М. Андриянович солдатлар өчен җан атучы, аларның сәләтләрен күреп, киләчәккә юл яручы, сизгер кеше була. Ул кул астындагы хәрбиләрне төрле уку йортларына урнаштырырга ярдәм итә, ректор-директорларның кем­легенә карамыйча, шалтыратып сөйләшә, килешә. Искәндәр Якуп улы бизәгән стена гәзитләрен, Ленин бүлмәсен күрә дә:

– Искәндәр, мин белештем: Уфада сәнгать училищесы бар икән. Син мотлак шунда укып, рәссам булырга тиешсең. Бу – приказ! – ди.

Солдат нишләсен, команди­рының сүзеннән чыгалмый инде. Шулай итеп, демобилизация­ләнеп, ярты еллап “Агыйдел” художество берләш­мәсендә эш­ләгәннән соң, егет Уфа сәнгать училищесының рәсем бүлегенә укырга керә. Уку йортының чәчәк аткан дәвере була бу. Педагоглар үз эшенә ифрат җитди карый, студентлар өчен җан атып тора. Сабакташлары да кемнәр диген әле: киләчәктә Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган рәс­самнары булып китәчәк Хатыйп Фазыйлов, Вәсил Ханнанов, Илгиз Насыйбуллин, Мидат Мөхәм­мәтов­лар! Көн дә диярлек сәнгатьнең бүгенге торышы турында сөйләшүләр, иҗади экспериментлар, ярышлар! Тәҗри­бәле педагоглардан белем алу, иҗади мохиттә кайнау тиз арада үз нәтиҗәләрен бирә: Искәндәр абый үз мәсләген, үз юнәлешен таба. 

Училищены тәмамлап, ике еллап реставрация остаханәсендә эшләгәч, ул “Башкортостан” дәүләт типог­рафиясенә ретушьчы булып урнаша. Монда инде иҗат өчен яңа мөм­кинлекләр ачыла: танылган язучылар, журналистлар белән аралашу рәссамның фикер офыкларын ки­ңәйтә, дөньяны яңача, киңрәк күзалларга ярдәм итә. Шуны да онытмыйк: Искәндәр абый күренекле шагыйрь-философ, Көнчыгыш әдәбияты белгече Шамил Анакның туганы да бит әле! Шуңа да әдәби тоемлау, яхшы әсәрне яманыннан аеру сәләте аңа тумыштан салынган иде. Анак белән чәй өстәле артында кич утыруларны, таң атканчы сөйләшүләрне рәссам вафатына кадәр сагынып искә алды.

Көннәрнең берсендә Искәндәр Нигмәтҗановның сурәтләрен язучы Динис Бүләков күреп ала һәм аңа “Пионер” журналына рәссам вазыйфасына күчәргә тәкъдим ясый. Шулай итеп, хезмәт­тәшебезнең тормышында яңа этап башлана. Озак еллар “Пионер” журналында, “Башкортостан” дәүләт энциклопедиясендә эшли. Республика матбугаты, “Китап” нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. Бүгенге көнгә нәшриятта дөнья күргән җыентыкларның зур өлеше Искәндәр Якуп улы тарафыннан иллюс­трацияләнгән. Үз эшенә җаваплылык, төгәллек һәм өлгерлек – рәссамның аерылгысыз сыйфатлары булып тора. 

1994 елда “Тулпар” дөньяга аваз салгач, Искәндәр абый республикадагы беренче татар журналына ярдәм кулын сузды, бүгенгә кадәр чыккан йөзләрчә проза әсәрен, шигъри шәлкемнәрне үзенең сыйфатлы иллюстрацияләре белән баетты. Вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, туксанынчы елларда ул үзенең төп эшенә дә, “Тулпар”га ярдәм итәргә дә өлгерә иде.

Һәм, ниһаять, 2009 елда ул тулаем журналыбызга эшкә күчте. Шуннан соң узган 16 елны “Тулпар” бизә­лешенең “алтын дәвере” дип атарга да мөмкин. Без, ниһаять, бизәлеш, компьютер дизайны мәсьәләләрендә читтән ярдәм сораудан туктадык, тулы “суверенитет”ка ия булдык. Чөнки ул әсәрләрне нечкә тоемлап рәсем төшерү белән бергә, компьютер, яңа технологияләр белән дә “син” дип сөйләшә иде. Хәзер инде киресенчә күршеләр безгә ярдәм сорап килә башлады... Моның өчен Искәндәр абыебызга чиксез рәх­мәтлебез... Җиңел аралашучан, саф күңелле, ярдәмчел, иҗади шәхес тиз арада барлык хезмәт­тәш­ләребезнең дә ихтирамын яулап өлгерде. Үз һөнәренең остасы иде ул. Эш аты.

Минем Искәндәр абыйдан: 

– Сабакташларың “саф” иҗат белән генә шөгыльләнеп, китап-журнал чыгаруның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә чуммыйча, танылган рәссамнар булып китте, әллә нинди мактаулы исемнәр алды. Гомереңне матбугат белән бәйләвеңә үкен­мисеңме? – дип сораганым булды.

– Юк, – ди иде ул. – Китап-журнал, әдәбият – минем дөньям. Алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Уйлап баксаң, әдәбият та, рәсем сәнгате дә бер үк тамырдан үсеп чыккан бит. Тик рәссам – буяулар белән, ә язучы сүзләр белән рәсем ясый. Шулай булгач, мин үз мохитемдә яшим. Үкенерлек түгел.

Шуны да әйтик: Искәндәр абый рәссамнар династиясенә нигез салды. Аның тормыш иптәше Маргарита ханым – һөнәре буенча декоратив сәнгать белгече, педагог, әлегә кадәр балаларга рәсем серләрен өйрәтә; кызы Лиана рәссам-дизайнер буларак, төрле заманча журналлар белән хезмәттәшлек итә; улы Артур, белгечлеге буенча географ булса да, автомобильләр дизайны белән мавыга, язмалары Мәскәүдә нәшер ителүче “За рулем”, “Авто-ревю”, “Грузовик-пресс” кебек абруйлы басмаларда даими дөнья күреп тора. Искәндәр абый алар өчен үрнәкле гаилә башлыгы, хәстәрле ир һәм ата булды. Якыннары өчен көчен дә, җанын да аямады.

Ул китте... Яраткан Искәндәр абыебыз китте... Аның белән бергә “Тулпар” тарихындагы тулы бер эпоха китте...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Ул китте...
Ул китте...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас