

Фәния Габделгафар кызы Чанышева 1926 елның 1 сентябрендә Бүздәк районының Күзәй авылында туган. 1945 елда авылда урта мәктәп тәмамлый һәм шул ук елда Уфаның К. А. Тимирязев исемендәге дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, Кыйгы районының Абзай урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы була.
1950 елның җәендә институтта бергә укыган фронтовик-шагыйрь Гыйлемдар Рамазановка кияүгә чыга.
Яшьтән үк әдәбиятка мөкиббән киткән кеше була, күп шагыйрьләрнең әсәрләрен яттан белә. Кырык яшьтән соң әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. “Гомер мизгелләре”, “Истә, һаман да истә”, “Боз һәм ялкын”, “Көзге чәчәкләр” исемле шигырь, “Саумы, якты көн”, “Мәхәббәт белән очрашу”, “Сагышлы сукмаклар” исемле проза китаплары чыга.
СССР Язучылар союзы әгъзасы. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Рамазанов исемендәге премия лауреаты (2006). 2018 елның 14 апрелендә вафат була. Уфа шәһәренең мөселман зиратында җирләнгән.
Китапта: Басыйров Х., Басыйров А. Чакмагыш туфрагында туганнар. Казан: Идел-Пресс, 2007. Б. 374–375.