Шәхес
14 Августа , 13:52

Мирфатих ЗӘКИЕВ. "Татар" этнонимы турында

"Татар атамасы – этноним, ягъни халыкны атый торган исем. Аның этимологиясе хәзерге көнгә кадәр бәхәсле"...  Күренекле галим Мирфатих Зәки улы Зәкиевның тууына – 98 ел.

Мирфатих ЗӘКИЕВ. "Татар" этнонимы турындаМирфатих ЗӘКИЕВ. "Татар" этнонимы турында
Мирфатих ЗӘКИЕВ. "Татар" этнонимы турында

И.Н. Березин татар сүзе тартыр (тарту ‘тянуть’) фигыленнән
ясалган дигән карашта тора [Рашид-Эд-дин, 1888]. Татар этнонимының тамырын
фигыльдән эзләүгә китсә, аны тотар фигыленнән килә дип уйларга
да мөмкин. Ләкин мондый фикерне берни белән дә исбатлап булмый.
А.А. Сухарев татар сүзе тау (кыскарган варианты – та) һәм тар (тор ‘житель’)
өлешләреннән тора һәм башта ‘тау кешеләре’ дигән мәгънәне белдергән ди [Сухарев А.А., 1904. Б. 22].
Н.В. Никольский татар сүзен кытай теленнән кергән исем дип карый. IX йөзләрдә
кытайлар кыргый кабиләләрне та-та, та-дце, татар дип атаганнар [Никольский Н.В.,
1919. Б. 349]. Д.Е. Еремеев татар этнонимы фарсы телендәге тат сүзеннән ясалган дигән
карашта тора. Аныңча, иранлылар тат дип кайбер этник группаларны атаганнар, башка
халыкларда тат сүзе ‘иранлы’ яки гомумән ‘чит ил кешесе’ төшенчәләрендә йөргән һәм,
шуңа эр ~ ир сүзе кушылып, татар этнонимы ясалган [Еремеев Д.Е., 1970. Б. 134].
Безнең уебызча да, татар этнонимы тат һәм эр/ир өлешләреннән тора. Ләкин тат
сүзе иран теленнән түгел,
бәлки борынгы төрки һәм кытай телләрендә ‘чит җир кешесе’
мәгънәсендә кулланылган та-та (тат тамырына) барып тоташа: тат-эр – татар.
Татар сүзе башта кеше (хан) исеме булган, соңыннан
этнонимга әйләнгән дигән фикер
дә бар [Абуль-Гази, 1906. Б. 10; Кононов А.Н., 1958. Б. 40]. Н.А. Баскаков төрек телендә
‘курьер, посланец’ мәгънәсендә
йөргән татар сүзе соңыннан халык исеменә күчкән дип
уйлый [Баскаков Н.А., 1973а. Б. 148]. Л.3. Будагов, киресенчә, татар энтонимыннан
төрекләрдә ‘курьер’ мәгънәсендәге татар сүзе калган дигән фикердә
тора. «Төркия, бигрәк тә Персия сарайларында татарлар
төрле илләрне белүчеләр буларак дан тотканнар, шуңа күрә алар тиз йөрүче курьер хезмәтен үтәгәннәр», – дип яза ул [Будагов Л.3., 1869.
Б. 42]. Моның соңгысы дөресрәк булырга тиеш. Ә менә татар сүзе башта кеше исеме
булып, соңыннан халык исеменә күчкәнме, әллә киресенчәме дигән сорау хәзергә җавапсыз кала. 
Татар этнонимы белән кемнәрне атаганнар соң? Билгеле булганча, кабилә этнонимы
күп очракта башка кабиләләр тарафыннан бирелә. Ф. Энгельс бу турыда ачык әйтә. Кабиләләрнең
исеме очраклы рәвештә кушыла булса кирәк, үзен үзе атаган сүзне ташлап, кабилә
атаманы башка кабиләдән ала, – дип белдерә ул [К. Маркс, Ф. Энгельс. Т. 21. Б. 93].
Татар этнонимы белән аталган кабиләләр безнең эрага кадәр булган чорлардан
ук билгеле. Мәсәлән, Дж. Неру безнең эрага кадәр 200нче елларда үсеш алган Хань династия-
сенең төньяктан
кытайларга һаман һөҗүм итеп торган татарларны җимерүе турында
мәгълүмат бирә [Неру Дж., 1975. Б. 124]. Безнең эраның VII йөзләрендә татарларның
Кытайга бәреп керүләре турында яза. [Шунда ук. Б. 182]. Монголлар күтәрелеп чыкканчы
ук, татарларның Төньяк Кытайны буйсындырган булулары һәм монголларның бу чорда
кечкенә кабилә булулары турында да Дж. Неру китабыннан мәгълүмат алырга мөмкин
[Шунда ук. Б. 313]. Татарларның монголларга
кадәр үк Гарәп илләрендә, Индиядә һәм Кытайда
дан казанган бик көчле халык булуын XIII йөз галиме Рәшид-әд-дин дә
язып калдырган. Монгол дан казангач, күп кенә төрки халыкларны монгол исеме белән
йөртә башлыйлар, шуның кебек үк, элегрәк татарлар
данлы, көчле булганда, барлык
халыкларны татар дип атыйлар иде, ди Рәшид-әд-дин [Рашид-Эддин, 1888. Б. 9]. Чыңгыз
хан үзенең монгол-татар династиясен татарларны җимерүдән, буйсындырудан башлый.
Татарларның данлы, көчле традицияләрен исәпкә алып, үзенең гаскәренә дә татар
исеме куша. Чыңгыз хан гаскәрләренә монгол-татар яулап алучылары дип әйтү менә шуннан килә.
Бу яуларга кадәр булган татарлар кайсы телдә сөйләгәннәр
соң? Бу сорауга төгәл җавап тарихта әле юк. Бер яктан, аларны төрки телдә сөйләгәннәр дип уйларга нигез бар.
Чөнки эр-ир компонентларына тәмамлана торган этнонимнар төркиләрдә күбрәк очрый;
монголлар килгәнче үк Европадагы төрки кабиләләрдә татар сүзе мәгълүм була. Мәсәлән,
Д.А. Расовский 1122 елда Венгриядә куман-төркиләрнең Татар исемле ханы булуы
турында яза [Расовский Д.А., 1933. Б. 19]. Татарларның,
монголлар тарафыннан җиңелгәч, аларга буйсынулары,
монгол исемен алулары, ләкин монголлашып китмәүләре турында да
тарихта мәгълүматлар бар [Абуль-Гази, 1906. Б. 31]. Монгол-татар яулап алуларыннан соң
да монгол этнонимының нигездә монголча
сөйләүче кабиләләргә, татар этнонимының
башлыча төрки телдә сөйләүче кабиләләргә тагылып калуы да татар кабиләләре элек-электән
төрки телдә сөйләүчеләр булмадылармы икән, дип уйларга урын калдыра. Дж. Неру
мәгълүматларына караганда, безнең эрага кадәр үк һәм безнең эрадан соң Индиягә
төрле төрки кабиләләр басып керәләр, үз дәүләтләрен төзиләр. Алар арасында саклар,
кушаннар да була. Шушы, төркиләр кебек үк. Үзәк Азиядән чыккан кабиләләр рәтеннән Дж. Неру
татарларны да саный, ләкин аларның кайсы телдә сөйләүләрен әйтми [Неру Дж., 1975. Б. 313].
Кайбер тарихчылар элекке татар кабиләләре монгол телендә сөйләгәннәр дип карый-
лар. VI йөз урталарында төрки (тюркют) империясенең көнчыгышында, Амур буйла-
рында, монгол телендә сөйләүче татарлар (утыз татарлар, тугыз татарлар) яшәгәннәр,
IX йөзләрдә алар Байкал күленең көньягына Иньшань таулары тирәсенә күчеп киләләр
[Гумилев Л.Н., 1967. Б. 371, 379, 429, 343]. Элекке татарларның монгол телендә сөйләгән
булулары турында монголоведлар да кайбер мәгълүматлар
калдырганнар [Владимирцов Б.Я., 1934. Б. 210]. Хәзерге көндә дә монголларның кайбер этник группалары
татар этнонимын саклап калганнар.
XI йөздә Мәхмүт Кашгари татарларның үз теле булуы, ләкин аларның төркичә дә яхшы
сөйләшүләре турында яза [Кононов А.Н., 1972. Б. 13]. Ләкин үзенең сүзлегендә татарларны
төрки кабиләләргә кертә. Бу каршылыкны XI йөзләрдә кайбер төрки кабиләләрнең элекке
татар (чит кабилә) исемен әле ташламаган булулары белән аңлатырга мөмкин.
Европада татар сүзе, этноним буларак, татар-монгол яулап алулары чорында билгеле
була. Яулап алучылар башта үзләре төзегән дәүләтне татар исеме белән атыйлар,
соңыннан шул дәүләт территориясендә калган этник группалар да иң элек башка халыклар
тарафыннан татар дип атала башлыйлар. Мәсәлән, руслар XIII йөздә Руська һөҗүм
итүдә катнашкан барлык көнчыгыш кабиләләрне – төркиләрне генә түгел, угыр-финнарны,
бурят-монголларны да – татар дип атап йөртәләр [Родословная..., 1768]. Хәтта
XVII–XIX йөзләрдә дә русча язылган төрле әдәбиятта «вогульские татары», «черкесские
татары», «казанские татары», «туркменские татары», «кумыкские татары», «узбекские
татары», «та-тары-таранчи», «азербайджанские татары», «джагатайские татары» дигән
этнонимнар еш очрыйлар [Будагова Г.Ф., 1973, 1974]. Көнбатыш Европада татар этнонимының
эчтәлеге тагын да киңрәк була. XVIII–XIX йөзләрдә көнчыгыш белән махсус
шөгыльләнгән галимнәр дә татар дип барлык төрки халыкларны: монголларны,
тунгус-маньчжурларны, самодийларны һәм Кара диңгез белән Каспий диңгезе арасында яшәгән
барлык этник группаларны атыйлар [Страленберг, 1730; Шотт, 1830].
XIV–XIX йөзләрдә әкренләп татар сүзе Алтын Урда дип йөртелгән татар дәүләте
территориясендә калган төркиләрне атау өчен ныгый башлый. Иң элек Алтын Урда кулы
астында калган Дәшти Кыпчак халыклары – кыпчаклар татар исемен кабул итәләр.
Соңыннан руслар аркылы Кама-Идел болгарларына, азәрбайҗаннарга, Урта Азия, Себер,
Кырым төркиләренә дә татар этнонимы керә башлый. Ләкин Алтын Урда чорында үзенең бераз
мөстәкыйльлеген саклап килгән Болгар ханлыгы халкы гына үзен болгар дип
атавында дәвам итә. Казан ханлыгы рус дәүләтенә буйсындырылгач кына, анда килеп
тулган мишәрләр-угызлар электән үк бераз урын алган угыз йогынтысын көчәйтеп
җибәрәләр, үзләренең татар дигән исемнәрен Казан болгарлыкларына да тараталар,
нәтиҗәдә, соңгылары да татар этнонимын әкренләп кабул итәләр.
Милләтләр формалашу барышында, күп кенә төркиләр,
татар этнонимын ташлап, үзләренең халыкчан исемнәрен кире кайтаралар. Татар этнонимы элекке Идел болгарларына,
мишәрләргә, типтәрләргә, Астрахань, Кырым, Себер төркиләренә тагылып кала.

Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. Маркс К., Энгельс Ф. Сочинения. – Изд. 2. – Т. 21.
2. Абуль-Гази. Родословное древо тюрков; перевод и предисловие Г.С. Саблукова. – Казань, 1906.
3. Алексеев В.П. Очерк происхождения тюркских народов Восточной Европы в свете данных краниологии // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. – Казань: Изд. КФАН СССР , 1971.
4. Артамонов М.И. Очерки древнейшей истории хазар. – Ленинград, 1936.
5. Ахметьянов Р.Т. Этноним и этнос. Тезисы докладов конференции по татарскому языкознанию, посвященной 50 летию СССР . – КФАН СССР . – Казань, 1972.
6. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков, М.: Высшая школа, 1969.
7. Баскаков Н.А. О периодизации истории литературного языка «тюрки» // Лингвогеография, диалектология и история языка. – Кишинев: Штиинца, 1973.
8. Баскаков Н.А. Русские фамилии тюркского происхождения, IX // Ономастика Поволжья. – 3. – Уфа: БФАН СССР и БашГУ, 1973(а).
9. Борынгы татар әдәбияты. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1963.
10. Будагов Л.З. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. – Т. I. – СПб., 1869.
11. Будагова Г.Ф. О русском наименовании тюрков и тюркских языков // Советская тюркология. – 1973. – № 4.
12. Будагова Г.Ф. Из истории развития тюркских этнонимов в русском языке // Вопросы языкознания. – 1974. – № 1.
13. Владимирцов Б.Я. Общественный строй монголов. – Ленинград, 1934.
14. Грач А.Д. Хронологические и этно-культурные границы древнетюркского времени // Тюркологический сборник. – М.: Наука, 1966.
15. Гумилев Л.Н. Древние тюрки. – М.: Наука, 1967.
16. Гумилев Л.Н. Тысячелетие вокруг Каспия. – М. 1993.
17. Еремеев Д.Е. К семантике тюркской этнонимики // Этнонимы. – М.: Наука. – 1970.
18. Золотницкий Н.И. Корневой чувашско-русский словарь. – Казань, 1875.
19. Ильминский Н.И. Опыт переложения христианских вероучительных книг на татарский и другие инородческие языки в начале текущего столетия. – Казань, 1883.
20. Кеппен П. О волжских булгарах // Журнал министерства народного просвещения. – 1836. – № 10.
21. Кондратьев В.Г. Очерк грамматики древнетюркского языка. – Из-во ЛГ У, 1970.
22. Кондратьев В.Г. Об отношении языка памятников орхоно-енисейской письменности к языку древнеуйгурских памятников // Советская тюркология. – № 3.
23. Кононов А.Н. Родословная туркмен. – М.-Л.: АН СССР , 1958.
24. Кононов А.Н. Махмуд Кашгарский и его «Дивану лугат-ит-тюрк». – 1972.
25. Maлов С.E. Памятники древнетюркской письменности. Тексты и исследования. – М.-Л.: АН СССР , 1951.
26. Малов С.Е. Енисейская письменность тюрков. Тексты и переводы. – М.-Л.: АН СССР . – 1952.
27. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии. – М.-Л.: АН СССР , 1959.
28. Мухамедьяров Ш.Ф. Основные этапы происхождения и этнической истории татарской народности. – VIII международный
конгресс этнографических и антропологических наук. – Токио, 1968, сентябрь.
29. Неру Дж. Взгляд на всемирную историю. – М.: Прогресс, 1975.
30. Никольский Н.В. Сборник исторических материалов о народностях Поволжья. – Казань, 1919.
31. Никонов В.А. Этнонимия // Этнонимы. – М.: Наука, 1970.
32. Расовский Д.А. Печенеги, торки и берендеи на Руси и Угрии // Сборник статей по археологии и византиноведению. – VI. – Прага, 1933.
33. Рашид-Эддин. Сборник летописей. История монголов; перевод с персидского, с введением и примечаниями И.Н. Березина.
– СПб., 1888.
34. Родословная история о татарах. – Т. II. – СПб., 1768.
35. Самойлович А.Н. 1973. Общий взгляд на возникновение и развитие мусульманско-турецких литературных языков в связи с разговорными наречиями // Советская тюркология. – № 5.
36. Смирнов А.П. Волжские Булгары. – М.: Гос. музей, 1951.
37. Смирнов А.П. Об этническом составе Волжской Булгарии // Новое в археологии. – М.: МГУ, 1972.
38. Стеблева И.В. Поэзия тюрков VI–VIII вв. – М.: Наука, 1965.
39. Страленберг – Strahlenberg ph. Das Nord und Ostische Theil von Europa und Asia. – Stochholm, 1730.
40. Сухарев A.A. Казанские татары (уезд Казанский). Опыт этнографического и медико-антропологического исследования. – СПб., 1904.
41. Тенишев Э.Р. О наддиалектном характере языка древнетюркских памятников. Доклад в институте языкознания АН Азербайджанской ССР. – 1975, октябрь.
42. Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. – Казань: КФАН СССР , 1975.
43. Федотов М.Р. Н.И. Ашмарин и В.В. Радлов о происхождении чувашского языка // Н.И. Ашмарин – основоположник
чувашского языкознания. – Чебоксары, 1971.
44. Фейзханов X. Три надгробных булгарских надписи // Известия археологического общества. – Т. IV. – СПб., 1863.
45. Хакимзянов Ф. Следы диалектов в языке памятников Волжской Булгарии // Советская тюркология. – 1974. – № 4.
46. Халиков А.X. Истоки формирования тюркоязычных народов Поволжья и Приуралья // Вопросы этногенеза тюркоязычных
народов Среднего Поволжья. – Казань: КФАН СССР , 1971.
47. Шотт – Schott W. Versuch uber die tatarischen Sprachen. – Berlin, 1830.
48. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л.: АН СССР , 1960.

***

Мәкаләдән өзек. Закиев. М. З. ТАТАР ЭТНОНИМЫ, ЭТНОГЕНЕЗЫ, СӨЙЛӘМӘ ҺӘМ ЯЗМА ТЕЛЛӘРЕ ТАРИХЫНА ГОМУМИ КАРАШ // Вопросы тюркского языкознания. Ученые записки КГПИ. Вып.162. Казань, 1976. С. 3–32.

Китапта: Китапта: Закиев, М. З. Избранные труды: в семи томах. – Т. I. История формирования тюрко-татарского языка (от европоцентризма к адекватной тюркологии). – Казань: Магариф–
Вакыт, 2017. Б. 34-36.

***

Автор турында:

Мирфатыйх Зәки улы 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районында, Зәйпе авылында туган. Хезмәт эшчәнлегенең тәүге чоры сугыш елларына туры килә. Колхозда көтү дә көтә, ат та карый, тимерче булып та эшли. 1946 нчы елда Казан дәүләт университетына укырга кереп, аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, 1954нче елда – кандидатлык диссертациясе, 1963нче елда докторлык диссертациясе яклый. 1964нче елда профессор дәрәҗәсе бирелә.

Яшь галимнең 1958нче елда студентлар өчен язган татар теле синтаксисы дәреслеге бик тә бәхетле язмышка ия булып, унбиш мәртәбә яңадан бастырыла. Судентлар бүген дә синтаксис курсын М. Зәкиев китапларыннан өйрәнәләр.
Талантлы галим һәм булдыклы җитәкче 1967нче елда Казан педагогия институты ректоры вазыйфасына тәгаенләнә. Бу дәвердә ул берничә тапкыр Казан шәһәр советы депутаты булып сайлана, ә 1980-1990нчы елларда ТАССР Югары Совет рәисе була.
1986-2000нче елларда Мирфатыйх Зәки улы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Тарих институты (1996нчы елдан – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) директоры. Биредә рус телендә әзерләнгән академик “Татар грамматикасы” (1992-1995) өч томлыгының баш мөхәррире була.
Галимнең фәнни хезмәтләре татар теле белән генә чикләнми. Ул – төрки халыкларның этник тарихы буенча берничә китап авторы. 2017нче елда Казанда “Мәгариф” нәшриятында 7 томлык “Сайланма хезмәтләр”е дөнья күрде. Анда аның матбугатта, фәнни җыентыкларда басылган һәм төрки халыкларның этнологиясе, татар телен саклау, үстерү, укыту, татар теле укытучыларын әзерләү проблемаларына багышланган мәкаләләре тупланган.
М. Зәкиев яшь галимнәрне тәрбияләү өчен дә күп көч салды. Җитмештән артык фән кандидатының фәнни җитәкчесе булды, шуларның егермесе – фән докторы, профессор. Туксанга якын дәреслек һәм уку пособиеләре авторы.

 

Мирфатих ЗӘКИЕВ. "Татар" этнонимы турында
Мирфатих ЗӘКИЕВ. "Татар" этнонимы турында
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас