Шәхес
10 Августа , 18:17

Мәгъсүм ГӘРӘЕВ. Уены-чыны бергә

Тунның йонлы ягын эчкә кию яхшы булса, сарыкларның йоны тышта үсмәс, эчтә булыр иде.

Мәгъсүм ГӘРӘЕВ. Уены-чыны бергәМәгъсүм ГӘРӘЕВ. Уены-чыны бергә
Мәгъсүм ГӘРӘЕВ. Уены-чыны бергә

Үткән гасырның алтмышынчы еллары уртасы. Шагыйрь Зәки Нури «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының баш редакторы булып эшли. Ленинградта йомышлары бар моның. Китә ул аларны йомышларга. Шәһәрнең язучылар оешмасында Зәки абыйга ярдәм итү бурычын яшь шагыйрь Евгений Рейнга йөклиләр.

– Башта шагыйрә Анна Ахматова (чын фамилиясе Горенко) янына кереп чыгыйк. Ул Татарстан язучыларын ярата. Бераз авырып тора. Аннан иркенләп йөрербез.

Анна Андреевна егетләрдән үзен поликлиникага алып барып кайтуларын үтенә. Таксига утырып китәләр. Тегендә халык мәш килә. Кардиологка чират бигрәк тә озын. Зәки абый үткен. Фронтта да булган, партизан, дөньяны таныган.

– Женя, Анна Андреевнаның хәле начарланганнан начарлана. Аны бөтен Ленинградта белмәгән кеше юктыр. Чиратсыз гына доктор янына кертсәк, берәү дә каршы килмәс.

Рейн кабул итү бүлмәсендәге врачка мөрәҗәгать итә:

– Зинһар, Ахматованы чакырып алсагыз иде.

Доктор ык-мык итә:

– Кешеләрдән әйбәт түгел. Алар да авыру, тавыш чыгарулары бар, – ди.

– Фамилиясен генә әйтегез. Аны Ленинград халкы ярата, – дип чыгып китә. Бераздан шәфкать туташы, ишекне ачып, башын коридорга суза һәм бөтен көченә кычкыра:

– Лохматова, керегез!…

 

Төн буе укырлык

 

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов дәваханәдә ята икән. Бер таныш ханым хәлен белергә килгән. Өстендәге чәчәкле күлмәге ситсадан тегелгән һәм биниһая рәсемнәр белән бизәлгән: шәһәр, тау, елгалар, атаклы клоуннар, кинотеатрлар җырчылар исемнәре…

Гариф абый күзлеген алып кия һәм үзенә хас юмор белән елмаеп, күлмәктәге рәсемнәрне карый, сүзләрен укый.

– Нигә көләсез? Әллә минем күлмәгемне ошатмадыгызмы? – ди ханым.

– Киресенчә, аларга карап таң калам: сезне төне буе укырга мөмкин икән бит!

 

Кире тәрҗемә итәм

 

Шагыйрь Кави Латыйповка гонорар тиеш булса да, бирми аптыраталар. Чуваш шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырган икән. Ачуы чыга моның.

– Әгәр бүген түләмәсәгез, теге шигырьләрне киредән чувашчага тәрҗемә итәм…

 

Сарыкның йоны эчкә үсми

 

Каюм Насыйри бик сәер яши. Бервакыт мәдрәсә шәкертләре аның өенә киләләр. Ул подвал сыман ярым караңгы бүлмәдә тора икән. Идәндә үзе язып бастырган китаплар өелеп ята. Тегеләр килгәндә, Каюм абый тунының йонлы ягын тышка әйләндереп киеп утырган булган. Гәпләшә торгач, шәкертләренең бер кыюрагы батыраеп китеп, остазыннан тунны әйләндереп киюенең сәбәбен сорый:

– Тунның йонлы ягын эчкә кию яхшы булса, сарыкларның йоны тышта үсмәс, эчтә булыр иде, – дип шаярткан Каюм абый.

 

Арыслан тотарлык…

 

1996 елда Гомәр Бәшировның «Туган тел мәзәкләре» дигән китабы чыкты. Анда кермәгән бер мәзәген ул якын дусларына гына сөйли иде.

Иран шаһы аракы эчүне тыя торган указ чыгарган, ди: сәрхушларның башын кисәргә. Көннәрнең берендә вәзирләренең иң якыны килеп әйтә:

– Падишаһым, зоопарктан арыслан качкан. Шәһәрдәге бар халыкны кырып йөри.

– Тотарга! – дип боера падишаһ.

– Тоттылар инде.

– Кем тотты? Китерегез…

Менә шаһ алдында фәкыйрь генә киенгән исерек кеше калтыранып басып тора, ди.

– Сөйлә, ничек тоттың?

– Падишаһым, хәтерлим, мин эчкән идем.

– Күпме?

– Арыслан тотарлык…

Шуннан соң шаһ янә бер указ чыгара: аракы эчү катгый тыела, әмма кайвакыт арыслан тотарлык кына ярый.

Фото: sptatar.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас