Шәхес
8 Августа , 14:55

Марат КӘРИМОВ. Надан җитәкчеләр

– Миңа дисәң, Корчагин ни, Островский ни – икесе дә бер инде! – диде Хрущев.

Марат КӘРИМОВ. Надан җитәкчеләрМарат КӘРИМОВ. Надан җитәкчеләр
Марат КӘРИМОВ. Надан җитәкчеләр

Сталинны хәзер әллә никадәр хурларга мөмкин. Әмма аның әдәбият белән даими рәвештә кызыксынып торуын беркем дә инкярь итә алмый. Ә менә Никита Хрущев әдәби китапларны укымавы белән күкрәк кагып мактанды. РСФСР язучыларының ничәнчедер съездында булды бу хәл. Башта ул язучыларны ничек язарга өйрәтте. Аннан:

– «Корыч ничек чыныкты» романын язган Корчагинны язучы дисәң дә була, ичмасам! – дип әйтеп салды. Тел төбе – сез нинди язучы димәкче.

Шунда, аның артында утырган референты микән:

– Ул китапны Корчагин түгел, Островский язган. Островский! – дип пышылдады. – Корчагин романның герое гына.

Пышылдап кына әйтсә дә, аны барлык зал  ишетте. Әмма Хрущев югалып калмады:

– Миңа дисәң, Корчагин ни, Островский ни – икесе дә бер инде! – диде. Аннан әдәбиятны начар белүен акларга тотынды. – Мин сез язган китапларны укымыйм (кул чабулар). Мин ноталар укыйм (кул чабулар). Ноталарны читкә куеп, сезнең китапларны гына укып утырсам, сез үзегез дә моны хупламас идегез.

Зал янә  дәррәү кул чапты.

Хрущевның китап укымавыннан көлү идеме бу, әллә хуплау идеме? Юк, юк, хуплау булмагандыр.

Ә хәзерге ил хуҗаларының китап уку түгел, авызларыннан «әдәбият» сүҙен эскәк белән дә тартып чыгара алмассың. Шулай булгач, түбәндәге түрәләргә ни кала?..

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас