

– Күңелне борчып торган тагын бер мәсьәләгә кагылмыйча китә алмыйм. Соңгы вакытта бердәм татар әдәбиятын Татарстан татарлары әдәбияты, Башкортстан татарлары әдәбиятына бүлгәләү сизелә...
– Китап чыгаруны әйтәсеңме?
– Юк, яшәү һәм иҗат итү мохитләренең төрлелеген әйтүем. Уфадагы татар иҗатчылары бер төрле мохиттә, Казанныкылар башка мохиттә кайный. Ә ике арада аралашу, фикер алышу юк. Халкыбыз таркау... Бу бердәм халыкның бүлгәләнүенә китермәс микән?
– Дөресен әйткәндә, Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең күп кенә әсәрләрен “Казан утлары”нда бастырып чыгарабыз. Башкортстан татарларының мондагы татарлардан аерылып торучы, үзенчәлекле сыйфатларын да күрәм мин. Казан ханлыгы җимерелгәч, исән калу, рухи мәдәниятеңне күтәрү әлеге Татарстан җирендә Уфага карый күпкә авыррак булган. Тере калыр өчен, Казан ягы татарларына төрлечә яраклашырга, буйсынырга туры килгән. Ә Уфа якларына буйсынырга теләмәгән, хөр, азат кешеләр – милләтнең генофонды киткән. Шуңа күрә Казанда хәйләкәррәк, усалрак халык яши. Ә "хәйләкәр” сүзе ул үзе дә бик куп мәгънәләргә ия. Башкортстан татарлары исә күпкә сафрак, чистарак һәм "беркатлырак”.
Элегрәк Уфа һәм Казан әдәбият әһелләренең үзара аралашуы бик көчле иде. Мин моны татар язучылары белән башкорт язучыларына карата да, андагы татарлар белән биредәгеләренә карата да әйтәм. Хәзер сәясәтчеләр күбрәк аралаша. Әмма халкыбыз өчен аның әлләни файдасы тоелмый. Большевикларның бердәм татар халкын бүлгәләп, милләт буларак юк итү сәясәте әлеге көндә үз җимешләрен бирә.
– Иҗатыгызга кире кайтып, шуны да өстәр идем: минемчә, Сезнең соңгы шигырьләрегездә үз-үзегезгә бикләнү бар. “Без” концепциясе “мин”гә күчә...
– Чынлап тамыни!? Шигырьләремне үземә дә тикшереп чыгарга кирәк әле. Синең бу фикерләрең дөрес булмаска да мөмкин, чөнки Башкортстан халкы минем күпчелек шигырьләремне укудан мәхрүм бит. Казанда чыккан китаплар күп очракта Уфага барып җитми. Мөгаен, синең фикерләрең дә күбрәк вакытлы матбугатта басылган шигырьләремә нигезләнгәндер...
– Дөресен әйткәндә, Башкортстанның Крупская исемендәге үзәк китапханәсендә дә Сезнең 1985 елдан соң чыккан китапларыгызны табып булмый...
Равил абый, шагыйрь өчен иң кирәкле сыйфат нәрсә, сезнеңчә?
– Шагыйрь дигәч, сүзнең асылын, эчке мәгънәсен аңлаган кеше күз алдына килә. Әдипнең төп бурычы, әлбәттә, үзеңне тудырган кавемнең максатларын ачыклап, кешелегеңне саклаган хәлдә, тайпылмыйча аларны тормышка ашыру. Һәр халыкның үз идеалы була. Шагыйрь туган халкына юл күрсәтеп баручы маяк, идеал булырга тиештер. Ул үзенә үзе генә хуҗа түгел, шуңа күрә меркантиль эгоизмнан ерак булырга кирәк.
– Татар шигъриятенең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Яшь буыннан яңа Фәйзуллиннар үсеп чыга алырмы?
– Яхшыраклар үсәр, дип өметләнәсе килә!
Без шигърияткә килгәндә милли мәктәпләр күп иде әле. Безнең буын әдәбиятның үзеннән үсте. Иң мөһиме – туган телдәге СҮЗ бар иде. Соңрак ул сүзне үтерделәр. Әле без ифрат кыен чорны кичерәбез, чөнки 70–80нче елларда бик күп татар мәктәпләре ябылды. Телебез киселде. Әдәбиятыбызга алмаш булып килерлек талантлы яшьләр урыслашты. Хәзер, Аллаһка шөкер, бу чорлар артта калып бара дип уйлыйк. Шулай да моның нәтиҗәләре тагын унар елга сузылачак әле. Татар мәктәпләренең беренче сыйныфларына кергән балалар үсеп җиткәнче. Аларны боз сукмаса, ачы җилләр таралтмаса, киләчәктә әдәбиятыбыз күтәрелеп китәр, дип уйлыйм. Әмма бүгенге хәлләргә килгәндә, мин канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Талантлар аз. Сәбәбе шул – киселгән тел.
...Равил абзый, сәгатенә карый-карый, бүлмә буйлап йөренә башлады. Ул борылган арада мин телефонны кире тоташтырып куйдым. Телефон яңадан эшли башлады...
– Әңгәмәнең соңында, Башкортстандагы бердәнбер татар журналы “Тулпар” турында фикерегезне ишетәсем килә...
– “Тулпар” журналына иң изге теләкләр телим. Алга таба, сезнең кайбер материалларны "Казан утлары”нда урнаштырып, безнең материалларны ”Тулпар"да биреп, хезмәттәшлек итә башласак, әйбәт булыр иде. “Тулпар” болай яхшы гына журналга охшаган. Эчтәлеге ягыннан да, эшләнеше ягыннан да күңелгә ятышлы. Журналыгыз татар дөньясының чын мәгънәсендә “Тулпары” булсын иде!
...Равил Фәйзуллин белән хушлашып, “Ватаным Татарстан” редакциясенә төшеп барганда, каршыма шыбыр тиргә баткан Мөдәррис абзый Әгъләмов очрады. Күрәсең, ул телефон эшләмәүдән тәмам гаҗиз булып, үзе менеп киләдер инде. Уңайсыз булып китте. Хәер, ике әдип йөзләрчә чакырым ара үтеп, шигъриятебез язмышы турында әңгәмәләшергә килгән яшь каләмдәшләренең кечкенә шуклыгын кичергәннәрдер дип өметләнәм...
* * *
Менә шундый булды минем “Тулпар”дагы беренче интервьюым. Бүген аның шаһитларыннан мин һәм әңгәмәдәшем Равил ага Фәйзуллин гына калдык. Татарстанның халык шагыйрьләре Фәнис ага Яруллин да, Мөдәррис ага Әгъләм дә, мине гел “улым” дип атаучы фамилиядәшем, татар милләтпәрвәре Кифая апа Фазлетдинова да, яшьлек юләрлеге аркасында туган кайбер четерекле хәлләрдән колагымнан тартып чыгаручы өлкән дустым Равил абый Хәкимов та, һәрчак үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшүче тәҗрибәле журналист Венера ханым Нәбиева да күптән инде бакыйлыкка күчтеләр. Сәяхәтебезнең истәлеге булып “POLAROID” фотоаппаратына төшкән менә шушы фотолар гына калды. Әлеге язма өлкән каләмдәшләребезнең рухларына барып ирешеп, җирдәгеләрне аларның истәлегенә дога кылып куярга этәрсен иде, дигән теләктә калам.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары. Матбугатта беренче тапкыр басыла.