Шәхес
19 Мая , 01:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Беренче интервью (3)

Равил абыйның бүлмәдән чыгып китүенә күп тә үтмәде, зеңгелдәп телефон шылтырады. Трубканы күтәрдем. Мөдәррис Әгъләмов тавышы... Нишләргә? Равил абыйны чакырсам, әңгәмә тәмамланды дигән сүз. ”Их, ни булса да булыр”,– дип уйладым да мин, телефон шнурын үзәк чыбыктан тартып алдым.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Беренче интервью (3)Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Беренче интервью (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Беренче интервью (3)

...Әңгәмәне дәвам итеп, Равил Фәйзуллингә үземне инде күптәннән борчып йөргән бер сорауны бирергә җөрьәт иттем:

– Сезне күпләр фикер шагыйре дип исәплиләр. Бу турыда үзегез нәрсә уйлыйсыз? Шигърияттә, гомумән, хис өстенлек алырга тиешме, әллә фикерме?

– Мондый бәхәс булырга тиеш тә түгелдер. Хәзер композиторлар үзләре текст көй язалар, үзләре җырлыйлар. Бәлки алар кайберәүләрне хисләндерәдер, әмма ул «шедевр»ларда логик фикер, уй юк. Икенче яктан, бездә логик яктан дөрес, математик конструкцияләүгә корылган шигырьләр язучы кешеләр дә бар. Ләкин ул шигырьләр хиссез. Мин боларны ике чиккә ташлану дип исәплим. Хистә болганып кына да, ялангач гаҗәпләр күрсәтеп кенә дә укучыны тәэсирләндерерлек чын шигырь иҗат итеп булмый. Шигырьдә хис һәм фикер бергә туарга тиеш. Минем күп кенә әсәрләремдә алар табигый укмашып киләләрдер дип уйлыйм.

Дөрес, кайбер шигырьләремдә фикер өстенлек итә. Болары инде – кыска шигырьләр. Аларда укучыны хисләндереп, эретеп, кызларны әзерләгән кебек сыйпаштырып утырырга “вакытым” юк. Бу шигырьләрем интеллектуаль дәрәҗәләре югарырак торган, үземә фикердәш кешеләргә адреслана, алар мин әйтергә теләгәнне тиз аңлаячаклар. Кыска шигырьдә бар хикмәт фикердә. Әгәр мин аларны сузып, хискә манчып утырсам, укучылар бу шигырьләрне салкын кабул итәрләр иде. Гомәр Хәйям робагыйларының да төп кыйммәте фикердә бит...

– Вакыт дигәннән, минем карашка, сезнең күп кенә шигырьләрегез – Вакыт, Заман кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйлану, аларның асылын эзләү...

– Вакыт – ул абстракт төшенчә. Шуны әйтә алам, минем беренче шигырьләремдә үк аның белән көрәш башланды. Иң зур дошманым да, санлашкан һәм курыкканым да Вакыт булды. Вакыт мөнәсәбәтендә бик күп нәрсәләрне шәйләп буладыр. Яфрак яру да, чәчәк ату да Вакыт бит ул. Чишмәләр агуын әйтәсе дә юк инде... Вакыт сагышка да этәрә. Минем 1963 елда язылган бер шигырем бар. “Җил – Вакыт ул” дип атала ул. Анда бик яхшы күренә шушы әйбер. Сез әйткән Яшәеш, Вакыт, Мәңгелек, Үлем кебек төшенчәләр турында уйлау миңа иртә килде. Тәнкыйтьчеләр дә кайчак: “Синең иҗатыңның балалык, өйрәнчеклек чоры булмады”, – дип әйтә киләләр. Әмма бу нәрсәдән – әйтә алмыйм.

– Гафу итегез, сүзегезне бүләм. Мин сезнең күп кенә шигырьләрегезне тикшереп, шундый нәтиҗәгә килдем: яшьлек чоры иҗатыгызда якты киләчәк өчен көрәшкә өндәп торган Вакыт соңга таба гадел, әмма рәхимсез хөкемдарга әверелә...

– Бәлки Сез монда һәркемгә сизелерлек Вакыт атрибутларына зур игътибар биргәнсездер. Хәер, үземә дә тикшереп карарга кирәк.

 

– Сине буш кул белән озатасым килми, – диде шагыйрь, шигърият турындагы сүзне бүлеп. – Диплом эшеңдә ярдәм итәрлек кулланмалар бирәсем килә. Хәзер шуларны эзләп алып керим...

Аның бүлмәдән чыгып китүенә күп тә үтмәде, зеңгелдәп телефон шылтырады. Трубканы күтәрдем. Мөдәррис Әгъләмов тавышы... Нишләргә? Равил абыйны чакырсам, әңгәмә тәмамланды дигән сүз. ”Их, ни булса да булыр”,– дип уйладым да мин телефон шнурын үзәк чыбыктан тартып алдым.

Берникадәр вакыт үткәч, Равил абый килеп керде һәм бусагадан ук:

– Шылтыратучы булмадымы?– дип сорады.

Мин ”әйе” дип тә, ”юк” дип тә җавап кайтармадым...

– Бу китаплар сиңа, – дип, ул алып кергән ике-өч китабын миңа тоттырды. – Вакыт бар чакта әңгәмәбезне дәвам итик.

– Үзегез иң яхшысы дип санаган әсәрегезне атасагыз иде...

– Өч, дүрт, биш юлдан торган кыска шигырьләр. Менә әле аларның һәммәсен бергә җыеп китап чыгарырга телим. Кыска шигырьләрем минем характерыма һәм тәҗрибәмә ныграк туры килә. Гомумән, мин күп сөйләшергә яратмыйм. Сәхнә шагыйре дә түгелмен. Сәхнә шагыйрьләрендә ниндидер бер сәләт, көч бар. Мәсәлән, Әнгам Атнабаевта. Ә менә миндә андый нәрсә юк. Күңелемдә яткан әйберләрне сәхнә аша әйтеп бетерә алмыйм мин. Гомумән, кыска шигырьләр белән залны яулап булмый.

– Белүемчә, кыска шигырьләрегез әлеге көнгә кадәр бәхәсләр тудырып килә. Кемнәрдер аларга сокланып бетә алмый, ә кемнәрдер шигырьгә дә исәпләми. Аларны язу идеясе Сездә ничек туды?

– Минем өчен шигърият – эчке, рухи яшәеш формасы ул. Ә кыска шигырьләргә килгәндә, мин аларны язуны, үземчә, бүтәннәрне хөрмәт итү дип исәплим.

Кыска шигырь ул бит бер-ике сүз белән генә сезне фикерләшүгә, киңәшләшүгә чакыра. Минем төп максатым – уйланыр өчен укучы күңеленә кечкенә бер орлык салу. Мин абсолют хакыйкатьне әйтергә Аллаһы Тәгалә дә, пәйгамбәр дә түгелмен. Мин кыска шигырьләремдә бөтен кешелекне күз алдымда тотмыйм. Мәсәлән, мәхәббәт турындагы шигырьләрне алып карыйк. Андагы бер сүз өчен күпме хис кичерергә кирәк булганын үзем генә белән

Дөресен әйтик, без үскәндә (50 еллык) шигъриятебез шактый көпшәк иде. Әгәр дә кече яшьтән үк орлыклы, чын поэзиядә тәрбияләнгән булсак, хәзерге шагыйрьләребез дә күпкә көчлерәк язар иде. Шулай да без киләчәк өчен иҗади җирлек әзерләдек, торгынлык чорында да әдәбиятка яңалык кертергә тырыштык шикелле. Бездә шигърият көчле дип исәплим. Нәрсәдән килә соң бу? Бүгенге татар әдәбияты – дәүләтсез әдәбият. Дәүләтебез булмаган килеш тә без шөкер, без әдәбиятлы халык. Образлы әйткәндә, дәүләтле әдәбият – ул иркә әдәбият. Аның әтисе һәм әнисе бар. Безнең әдәбиятыбыз ятимлектә үсте. Үткәндәге һәм бүгенге әлегә күңелдә булган дәүләт функцияләрен күпмедер дәрәҗәдә әдәбият үз өстенә алды. Яшереп кенә булса да, рәсми даирәләргә ярамаган фикерләр дә яңгыраштырды. Эзоп теле нык үсте.

Белүемчә, Сезнең эзоп теленә сыешып та бетмәгән мондый  “усал” шигырьләрегез байтак. Әйтик, “Гөмбәзләре кояшмыни”, “Бер генә” һәм башкалар. Алар өчен “торгынлык” елларында  эзәрлекләүләр булмадымы?

Әйе, дөрес әйтәсең, минем “торгынлык” чорларында язылган милли шигырьләрем күп булды. Шулай да мине эзәрлекләделәр, дип алмыйм. Мин властьларга ышанычлы кеше булып тоелдым, 24 яшемдә Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе булдым, аннары Республика Язучылар берлегендә җаваплы урында эшләдем. Мин үземә-үзем рәсми "саклау челтәре" кордым.

Икенчедән, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре дә байтак язылды. Алар да мине җил-давылдан ышыклады. Аннары, дөресен генә әйткәндә, шигырьләремне аңлап бетерү, төбенә кадәр төшенү дә авыррак бит...

– Равил абый, Сез ’’Идел” журналының 1995 елгы 1 санында  “Татар халкы әлеге көндә тарихи махмыр чорын кичерә”, – дип язган идегез...

–  Кичерә, кичерә. Башы бик авырта. Айну бара.

Йөзләрчә еллар буе сеңде­релгән коллык психологиясеннән, югарыдагыларның исерткеч ялган вәгъдәләреннән халкыбыз айнып бетәр дип уйлыйсызмы?

– Айнып бетәргә тиеш бер. Бүтән юл юк. Кешелек бетмәгән оч­ракта, татар үзенең кем икәнлеген аңларга тиеш.

(Ахыры бар)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Беренче интервью (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Беренче интервью (3)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас