

Ярар, “Болгар” кунакханәсендә тагы бер таңны арттыргач, Кифая апа белән юлдашларым товар артыннан Казан базарларын әйләнергә китте. Мин исә төп максатым артыннан – Равил Фәйзуллиннан интервью алыр өчен, Казанның Матбугат йортына юлландым. Килеп кердем. Лифт эшләми. Пеләш башына күн кепка кигән берәү телефон аппаратының теленә баскалап, аңардан аваз көтә. Миңа нәрсә – егерме яшьлек типсә тимер өзәрлек егеткә лифт та, телефон да кирәкми, Равил абый мөхәррирләгән “Казан утлары” журналы утырган унынчы катка йөгереп дигәндәй менеп тә җиттем.
...“Казан утлары” журналының баш мөхәррире бүлмәсенә килеп кергәндә, аның хуҗасы – 1960-70 нче елларда ’’Нюанслар иле” циклы белән төрки дөньяны шаулаткан, үзенчәлекле әсәрләре аркасында күп кенә мактау һәм тәнкыйть сүзләре ишеткән шагыйрь Равил Фәйзуллин каядыр чыгып китәргә җыенган иде. Бер сөйләшер өчен генә ерак юллар үтеп Казанга килгәнемне аңлаткач кына, ул берничә минут вакытын бүләргә булды.
– Мине тиздән түбәнгә чакырырга тиешләр, – дип, алдан ук кисәтеп куйды ул (әйтүемчә, “Казан утлары” Матбугат йортының унынчы катында урнашкан иде).
“Мин дә төшеп калган малайлардан түгел. Бәлки биш минут урынына кырык биш минут сөйләшергә дә туры килер әле”, – дип эчемнән генә уйлап куйдым мин һәм шагыйрьгә беренче соравымны юлладым:
– Соңгы елларда басылып чыккан шигырьләрегездә моңсулык, сагыш, чарасызлык көчле тоела. Моның сәбәбе нидә?
– Сагыш, моңсулык табигатьнең дә асылында ята бит ул. Кеше гел тук һәм рәхәт кенә яшәсә, шигырь язарга утырыр иде микән? Моң-сагышлы булуны мин шагыйрьлек дип саныйм. Мөгаен, яшьлек чорындагы шигырьләремдә дә хис-моң булгандыр. Әмма хәзер, илледән узганнан соң, аның төсмерләре бүтәнчәрәк. Монда Вакыт дигәннәре зур роль уйный. Минем яшьлектә язылган байтак шигырьләремдә дөнья яшел төстә сурәтләнә, офыклар шәйләнелми әле. Хәзер инде миңа тормышның офыгы ачык күренә. Бу ачыклык олыгаю белән дә, ниндидер гаеп фикерләрнең таркалуы белән дә, үз мөмкинлекләремне чамалау белән дә, фаный яшәү финишының төсмерләнүе белән дә бәйледер. Әлбәттә, бу тойгылар сагыш-моң тартып тора һәм мин моны табигый халәт дип уйлыйм.
Икенчедән, моңа хәзерге җәмгыятьнең тотрыксызлыгы да сәбәпчедер. Әлбәттә, хөрлек килде, әмма ул хөрлек нинди уйларга этәрә, ул хөрлекнең җимешләре кемгә хезмәт итәргә тиешләр соң әле? Үзәктәге, илдәге тәртипсезлек бездә дә үз чагылышын тапмыйча калмый. Нинди генә кеше булмасын, ул барыбер туганнан бирле җәмгыять белән бәйле. Шигърияттә дә бу ачык күренә. Шулай да мин хәзерге шигырьләремдә өмет чаткысы, рациональ ышаныч та күрәм.
– Шулай да, минемчә, соңгы еллардагы иҗатыгызда оптимистик рух шактый кимеде. Менә шигъри әсәрләрегездән ике мисал. Беренчесе 1968 елда язылган ’’Көрәшчеләр” поэмасыннан. Сез анда:
Бөтен планета буйлап – вакансия:
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр, –
дип оран салдыгыз. Ә хәзер инде 1994 елда ’’Казан утлары”нда басылган шигырегезне укып карыйк.
...Яшәдең, эшләп җан аттың.
Йә, үзгәрттеңме бераз
Дөньяны, Илне?
...Сизәме тау очып төшкән Тәмәке көлен.
Соңгы шигырегез Дөньяны, Җирне үзгәртү идеясеннән ваз кичүегезне аңлатмыймыни? Мин, югыйсә, аны “Көрәшчеләр” поэмасына җавап сыманрак кабул итәм...
– Юк, “Көрәшчеләр” поэмасы ул заман өчен яхшы гына девиз, әйбәт кенә өндәү булды, аны кешеләр кабул иттеләр. “Көрәшчеләр кирәк!” – дигән сүзләр милли үзаңны, милли әдәбиятны үстерүдә үзенең ролен үтәде. Мин әле дә бу өндәмәләрдән ваз кичмәдем. “Көрәшчеләр кирәк!” – утыз ел элек язылса да (вакыйга 1995 елда бара. – И.Ф.), ул суверенлык даулагандагы митингларда яңгыраган өндәүләргә аваздаш булды. Әмма митинглар чоры үтте инде. Ялкын да бит бер чакны сүрелеп кала, әмма эчке процесс барыбер бара. Шигырьләремдә бүгенге көннең яраларын ачып салуым да көрәшнең бер формасы бит ул. Шуңа күрә мин ул сүзләрдән ваз кичтем дип уйламыйм.
...Кызып кына барган әңгәмәбезне бүлеп ишек шакыдылар. Һәм бүлмәгә кыска буйлы, ярлы гына киемле, чуалып беткән җирән мыеклы берәү килеп керде. “Авылдан килгән берәр өйрәнчек автор микән, әллә Равил абзыйның шоферы-фәләнеме”, – дигән фаразымны тиз таратты бүлмә хуҗасы:
– Таныш бул. Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөдәррис Әгъләм.
Мин, Мөдәррис абыйның шигърияте белән яхшы таныш булганга, телсез калдым. Бездә әз-мәз рифма төзи белгән кеше дә костюм киеп, галстук тагып, ”Мин шагыйрь!” – дип кукыраеп йөри бит. Ә монда?.. Нинди талант һәм нинди гадилек!
Шулчак Мөдәррис Әгъләмов телгә килде һәм Равил абыйга: “Безне алып китәсе машина хәзер килеп җитәчәк. Аскы катка төшеп көтеп торыйк”, – дип бүлмәдән чыгып китте.
– Машина килгәч тә миңа шалтыратырсыз, төшеп җитәрмен, – дип озатты аны баш мөхәррир.
(Дәвамы бар)