

...Шулай итеп, “Тулпар”да атна ярым чамасы вакыт узып та китте. Көннең беренче яртысы редакциядә үтә, ә төштән соң университетка, дәресләргә йөгерәм. Йөгермичә чара юк, V курста укыйм, дәүләт имтиханнарын тапшырырга да, диплом язарга да өлгерергә кирәк. Диплом җитәкчем Камил ага Дәүләтшин миңа үзем яраткан (ярату гына түгел, җенләнгән!) шагыйрь иҗаты буенча тема бирде: “Равил Фәйзуллин шигъриятендә лирик герой эволюциясе”. 1960 нчы елларда “Нюанслар иле” циклы белән бөтен татар дөньясын шаулаткан, әдәбиятта тулы бер “Фәйзуллиннар буыны”н барлыкка китергән шагыйрь белән очрашып сөйләшү, кайберәүләр әйткәнчә, “иҗат лабораториясе”нә үтеп керү теләге бөтен булмышымны биләп алды. Тик Казан ерак... Ул елларда бигрәк тә...
Ләкин “бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына” дип юкка гына әйтмиләр бит. Әлегедәй хәтеремдә, 20 сентябрь, чәршәмбе көнне тыныч кына эшләп йөргән җиремнән бүлмәбезгә йөгереп диярлек баш мөхәррир Римат абый Кашапов килеп керде. Кулында чәй сервизы.
– Илдус, тулай торагыңа кайтып тиз генә җыен да, сәгать икедә Совет мәйданында бул. Кифая апаңнар Казанга җыена, алар белән бергә “Кызыл таң” һәм “Өмет” журналистлары да шагыйрь Фәнис Яруллинны Тукай премиясен алуы белән тәбрикләргә бара. Син дә алар белән бергә “Тулпар” исеменнән барып, менә шушы чәй сервизын биреп, Фәнис аганы котлап кайтырга тиешсең. Аннары диплом эшең буенча да йөриселәрең бар иде бит.
Римат абый сүзне озакка сузмыйча, кулыма сервизны тоттырды да үз эше белән чыгып та китте.
... Юк, сәгать икедә кузгала алмадык әле без. “Ак калфак” республика татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая апа Фазлетдинова (урыны оҗмахта булсын!) үзенең ахирәтләрен җыеп бетергәнче, сәгать дүртләр җитте. Ә бөтен тән әгъзалары белән калтырап торган ПАЗик автобусында (бу 1995 ел, онытмагыз!) Уфа – Казан юлының кыл уртасында яткан Яр Чаллы шәһәренә килеп кергәндә, ныклап караңгы төшкән иде инде. Кайда кунарга дип аптырап торасы юк, Кифая апабыз безне туры Чаллы мәчетенә алып китте. Шунда Аллаһ йортының идәннәренә җәелгән затлы келәмнәрдә төн үткәрдек, ә иртә белән имамга рәхмәт әйтеп, яңадан юлга кузгалдык.
Казанга без янә инде төш җиткәч барып кердек. Тукай эзләрен саклаган “Болгар” кунакханәсенә урнаштык та, шунда ук Фәнис ага Яруллинның өенә юл тоттык. Анда безне инвалид коляскасына гомерлеккә береккән Шагыйрь һәм аның өчен җанын бирергә әзер тормыш иптәше Нурсия апа чәй белән көтеп торалар иде.
“Кызыл таң”ның ул вакытта баш мөхәррир урынбасары Венера Нәбиева, без яратып, япончалатып “Хакимота” дип йөрткән “Өмет” журналисты Равил Хәкимов (урыннары җәннәттә булсын!) белән Башкортстан татарлары исеменнән котлау сүзләрен әйтеп, бүләкләребезне тапшырып, кунакханәгә юлланганда, көн кичкә авышып маташа иде. Мин Шагыйрь белән күрешүдән бигрәк, “затлы” Туймазы сервизыннан котылуыма шатланып, алга атлаганда, каршыбызга танылган җырчы, якташыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиева килеп чыкты. Кифая апа аның белән күптәнге танышлар булып чыкты. Сөйләшеп, безнең белән таныштыра башлады. Чират миңа җитеп, үземнең “Тулпар”дан килүемне әйтүгә, Хәмдүнә апаның төсләре үзгәреп китте. Тотынды бу аты-юлы белән журналны сүгәргә! Биш ел тулай торакта яшәгәнгә күрә, мине катлы-катлы сүгенү сүзләре белән аптыратып булмыйдыр, дип уйлый идем. Була икән! “Тулпар”да эшләвемә әле ике атна да тулмаганын да аңлатып карыйм, җырчының нәрсәгә үпкәләвен сорап, хәленә дә кергән булам, тик кая ул! Туктата торган түгел! Журналның тизрәк ябылуын, ә хезмәткәрләренең дөмегүен теләгәч, Хәмдүнә апабыз эшен беткәнгә санап, Кифая апалар белән саубуллашып та тормыйча, ашыгып китеп тә барды. Уфага кайткач, хезмәттәшләрдән аның болай “кайнап чыгу”ының сәбәпләрен сораштырдым сораштыруын, тик беркем дә анык кына аңлатып бирә алмады. Бу минем өчен әлегә кадәр ачылмаган сер булып кала...
(Дәвамы бар)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы. Матбугатта беренче тапкыр дөнья күрә.