Шәхес
15 Мая , 07:08

Рәдиф ГАТАШка – 85!

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташның 85 яше уңаеннан Башкортстан Язучылар берлегендә күркәм очрашу үтте.

Рәдиф ГАТАШка – 85!Рәдиф ГАТАШка – 85!
Рәдиф ГАТАШка – 85!

Уфада Язучылар йортында бик матур чара узды – ут күршеләребез, Татарстанның бер төркем язучылары Башкортстандагы каләмдәшләре белән очрашты. Шигърият бәйрәме якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташның 85 яше уңаеннан оештырылды. Әдип белән бергә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, күренекле шагыйрь, язучы Марат Кәбиров килгән иде.

Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, "Шоңҡар" журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның элекке мәдәният министры Тәлгать Сәгыйтов, халык язучылары Марсель Сәлим, Ринат Камал, шагыйрьләр Мөнир Вафин, Хисмәт Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Зөлфия Ханнанова һәм башкалар, әдәбият сөючеләр, УФһТУ һәм БДПУның татар филологиясе кафедралары студентлары катнашты.

Айгиз Баймөхәммәтов бу очрашуның дулкынландыргыч булуын, ике республика язучыларының да бер максатта иҗат итүен әйтеп, якташыбыз – Рәдиф Гаташны Уфадагы Язучылар йортында күрүгә бик шат булуын белдерде, шагыйрьгә иң җылы теләкләрен җиткерде.
Ркаил Зәйдулла 85 яшен билгеләгән әдипнең иҗаты хәйран калдыруын, аның бүген дә соклангыч газәлләр язуын билгеләде. Кадим Аралбай, Газинур Морат, Марат Кәбиров һәм башка шагыйрьләр тәбрикләү сүзләрен иҗади күчтәнәчләре белән үреп сөйләде.
Иң җылы чыгышларның берсе Рәдиф Гаташның яшьлек дусты – Тәлгать Сәгыйтовныкы булгандыр, мөгаен. Ул студент елларын искә алды, яшьлектәге матур хәтирәләрен барлады.

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, шагыйрә Альбина Хәлиуллина, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина шагыйрь иҗатына байкау ясап, аның шигырьләрен студентларның бик яратуын билгеләде.
Җылы очрашу шигырь сөйләү, шаян истәлекләрне барлау, үзара фикер алышу, киләчәккә матур ниятләр кору белән үрелеп барды.

Шагыйрьнең якташлары кушнаренколылар тамашачыларга нәфис сүз, тальян моңнары, җыр бүләк иттеләр. Аның иҗатына багышланган семинар 15 майда Кушнаренко районының Гомәр авылында үтәчәк.
Рәдиф Гаташ очрашудан бик канәгать калуын, каләмдәшләренә чиксез рәхмәтле булуын белдерде.

Чараның бик матур оештырылуын да әйтергә кирәк, бәйрәм программасы Рәдиф Гаташның шигырьләрен кулланып, аның тормыш һәм иҗат юлларына байкау ясап оештырылган иде. Сценарий авторы – Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова.
Очрашуны югары осталыкта Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Динар Тимершәехов һәм Эльвира Бигалиева алып барды. "Нур"ның балалар студиясендә шөгыльләнүче Самина Мисбахованың исә Рәдиф Гаташның "Яз" шигырен укып ишеттерүе нур өстенә нур булды.

Ләйсән ЯКУПОВА,

"Кызыл таң" гәзитенең әдәбият бүлеге мөдире.

Рәдиф ГАТАШка – 85!
Рәдиф ГАТАШка – 85!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас