Шәхес
8 Май , 04:20

Зәйфә Цукановага – 75

Зәйфә Мөфассир кызы Цуканова озак еллар Башкортстан хатын-кызлары иҗатын күзәтеп бара.

Зәйфә Цукановага – 75Зәйфә Цукановага – 75
Зәйфә Цукановага – 75

Зәйфә Мөфассир кызы Цуканова 1951 елның 7 апрелендә Бүздәк районының Сарайгыр авылында туган. Публицист, төбәкне өйрәнүче буларак танылды.  Башкорт һәм татар телләреннән урыс теленә тәрҗемәләре дә билгеле.  2002 елдан Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Башкорт республика мәдәни-агарту училищесын, Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Үз районында Уртакул авыл мәдәният йорты директоры булып эшли, китапханәче дә була. 2000-2010 елларда – Уртакул авылы китапханәсе мөдире.

1970 елларда, студент чагыннан ук, “Стәрлетамак эшчесе” гәзитендә язмалары басыла башлый. 1973 елдан “Алга”, “Бүздәк яңалыклары”  район гәзитләре белән хезмәттәшлек итә, “Сезнең белән горурланабыз, якташлар!”, “Кызыклы кешеләр галереясе” сериясендә байтак мәкаләләр дөнья күрә.  1995-2000 елларда “Кырыкка кадәр һәм өлкәнрәк клубы”  битен алып бара. “Башкорт энциклопедиясе” өчен Бүздәк районының 32 авылы турында белешмә яза. Берничә үзнәшер китап авторы. Тырыш эшчәнлеге өчен район гәзитләренең мактау грамоталары белән бүләкләнде,  Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды (2016).

Зәйфә Мөфассир кызының кызыклы бер мавыгуы бар. Ул озак еллар буена “Башкортстанның хатын-кыз язучылары” дигән   белешмә өчен материаллар туплады. Бу хезмәт 2019 елда З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында электрон рәвештә  дөнья күрде. Галимнәргә,  китапханә хезмәткәрләренә, укытучыларга, төбәкне өйрәнүчеләргә, гомумән,  укучыларның киң даирәсенә  тәгаенләнгән җыентыкта  Башкортстанның хатын-кыз язучылары турында кыскача мәгълүмат, аларның кыскача биографияләре, иҗатлары турында белешмә,  әсәрләре һәм тәнкыйть мәкаләләре исемлеге бирелде.  Беренче бүлектә Язучылар берлегендә торган  130 иҗатчы,  икенче бүлектә исә әлегә әгъза булмаган, әмма Башкортстан “Китап” нәшриятында китапларын бастырган 195 туташ-ханым турында мәгълүмат китерелде. 2006 елда “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Башкорт җире язучылары” (“Писатели земли башкирской”) белешмәсендә барлыгы 403 язучы, шул исәптән  68 хатын-кыз язучы хакында мәгълүмат бирелсә, Зәйфә Цуканова тәкъдим иткән белешмәдә исә  җәмгысы 225 хатын-кыз язучы белән танышырга мөмкин.  

Ягъни Зәйфә ханым озак еллар эзләнү эше алып бара, республика матбугатында хатын-кыз иҗатчылар эшчәнлеге чагылышын күзәтә, күренекле шәхесләр хакында бөртекләп мәгълүмат туплый. Рухи тетрәнүләр чорында нәкъ менә хатын-кыз йөрәге көчлерәк, дип ышана ул. “Хатын-кыз ана буларак  яши, тоя, яшәешне дәвам итү өчен барысын да эшли”, – ди. Һәм үзенең эшчәнлеген дәвам итә, укый, эзләнә.

Соңгы еллардагы язмаларына күз салсак, аның берничә күләмле мәкаләсе игътибарны җәлеп итә. Мисалга  Танчулпан  Гарипованың тууына 75 ел тулу уңаеннан “Халык язучысы” (Бельские просторы, 2022, № 9, 191-196 битләр) мәкаләсе. Биредә автор халык язучысының тормыш юлын күздән кичерә, атаклы “Бөйрәкәй” роман-эпопеясе язылу тарихына туктала. Әсәрдә кулланылган мәкальләр, канатлы сүзләрне мисалга китерә. Шулай ук Т. Гарипованың каләмдәшләренә, әтисе Хизбулла Гыйбадулла улына, әнисе Әсмә Рәхмәтулла кызына, җәмәгате Хәйдәр Халидар улына багышлап язылган иҗади портрет-сурәтләмәләренә туктала.

“Беренче башкорт балеринасы” очеркы  исә  СССРның халык артисткасы Зәйтүнә Насретдиновага  багышланган һәм аның 100 еллыгы уңаеннан   2023 елда “Бүздәк яңалыклары” гәзитенең  11 август санында дөнья күргән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки күренекле балеринаның тамырлары – Бүздәк районыннан.  Әтисе Әгъзам Насретдин улы Иске Богады авылында туган, әнисе Хафиза Гыйздәтулла кызы Каран авылыннан.  Зәйфә Цуканова артистканың тормыш юлындагы кызыклы фактларны китерә. Мәсәлән, аның балетка килү тарихы туганы Мәүләү Заһитов белән бәйле. Майор Заһитов кечкенә Зәйтүнәне Фәйзи Гаскаровка алып килә, шул рәвешчә кызга Ленинград хореография училищесында уку бәхете елмая. Автор үз язмасында героена чиксез хөрмәт хисе, мәхәббәт белән карый һәм укучыларда да шундый ук хисләр уята.

Зәйфә Мөфассир кызын күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез!

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.

Зәйфә Цукановага – 75
Зәйфә Цукановага – 75
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас