Шәхес
27 Апреля , 08:43

Зифа Кадыйрова Уфада кунакта

Якташыбыз, популяр язучы Зифа Кадыйрова 23 апрельдә Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендә оешкан "Бәхәс" клубына кунакка килде. "Бүген халык китап укыймы?" дигән сорауга җавапны бергәләп эзләдек.

Зифа Кадыйрова Уфада кунактаЗифа Кадыйрова Уфада кунакта
Зифа Кадыйрова Уфада кунакта

Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Зифа Кадыйрова иҗатын республика укучылары үз итүен, М. Гафури исемендәге БАДТ һәм "Нур"да спектакльләре уңыш белән баруын билгеләде, Берлекнең рәхмәт хатын һәм чәчәкләр гөлләмәсе тапшырды. "Башкортстан кызы" журналының баш мөхәррире Миләүшә Каһарманова З. Кадыйрова әсәрләренең хатын-кыз укучылар күңеленә үтеп керә алуын, авыр вакытларда сихәт бирә алырлык көчкә ия булуын ассызыклады.
Уфа "Нур" татар дәүләт театрының әдәбият-драматургия бүлеге мөдире Гөлнур Усманова язучыга театр коллективының рәхмәтен, кайнар сәламнәрен җиткерде, ә артистлар ике спектакльдән өзек уйнап күрсәтте. Бу театр сәхнәсендә бүген З. Кадыйрованың ике әсәре буенча спектакльләр гамәлдә.
Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина әсәрләрнең психологик нечкәлекләренә тукталды.
"Шоңкар" журналының җаваплы сәркатибе Венер Исхаков әйтүенчә, язучыны Башкортстанның һәр районында беләләр, китапларын эзләп алып укыйлар.
Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аннары Зифа Әбделвәли кызы сорауларга җавап бирде. Сораулар күп иде, укучылар аның белән очрашуга теләп, ихластан кызыксынып килгән, соңыннан автографлар алдылар, язучы белән бергәләп фотога төштеләр.
Чарада ТНВ каналының Уфадагы хәбәрчеләр пункты эшләде.
Очрашуны УФһТУ магистранты, "Беренчеләр" хәрәкәтенең Чакмагыш районы оешмасы җитәкчесе Айгиз Мадияров алып барды.
Төп сорауга чарада катнашучылар шулай җавап бирде: "Әйе, бүген халык китап укый, әмма әсәрнең һәм язучының халыкка якын булуы шарт".

Зифа Кадыйрова Уфада кунакта
Зифа Кадыйрова Уфада кунакта
Зифа Кадыйрова Уфада кунакта
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас