

Гади генә авылда туып-үсеп, зур сәхнәләргә күтәрелгән һәм бөек актёр, җырчы булып танылган шәхес ул. Аның геройлары шаян, шук, җор сүзле, үткен телле, шул ук вакытта горур, кыю, киң күңелле, хыялга бай һәм мәхәббәтле...
Бу таныш исемне ишетү белән күңелләргә җылы йөгерә, якты киләчәккә өмет уяна, ышаныч арта иде. Аның сәхнәдә атлап йөрүләре, хәтта басып кына торулары, йөзендәге үзгәрешләр, әйткән сүзләре...
Тылсымлы моң тәэсиренә буйсынып, тамаша залында утырам. Менә ул үзе! Күңелләрне юатырлык, хисләрне уятырлык моң чыганагы Фидан! Концерт барган чакта, йөрәктән ташып чыккан, күңелгә бик якын җыр-моңнарга уралып, кабатланмас яшьлегемә әйләнеп кайтам.
Уфада үткән студент елларым гомеремнең иң матур чагы булгандыр. Фидан Гафаров катнашкан спектакльләрне карап, шул кайнап торган тормышта барысын да аның белән бергә кичердем: шатландым, борчылдым, хыялландым, шашып яраттым, мәхәббәтемә тугры булырга кирәклеген аңладым.
Боларның барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә, Фидан Сафа улы!
Илшат Нәҗмиев.
Куергазы районы, Шәбагыш авылы.